Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Тормыш – уен ул. Бик җаваплы уен...

Укытучы! Кеше бу дөнья­­­да нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Укытучы - җәмгыятьтә иң хөрмәткә лаек кеше! Укытучы - кешелекне мәгърифәт дөньясына алып керүче. Укытучы - зур тормыш юлына чыгаручы. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән ка­һарманнар да, ачышлары бе­лән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын...

Сәрия Галләмова,
Татар Димскәе мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Бала укытучы булырга хыяллана. Каршында - курчаклары. Кызчык кулындагы күрсәтү таякчыгын әле күтәреп, әле төшереп, сөйли дә сөйли. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан, тәрбия­челәреннән ишет­кән­нәрен - барысын да, түк­ми-чәчми, "укучыларына" аң­­лата, тәртипле булырга, өл­кән­­­нәрнең сүзен тыңларга, каршы әйтмәскә кирәклеген әйтә. Курчаклар "укытучы апаларын" игътибар белән "тыңлыйлар".

...Кечкенә кызчык инде хәзер 3 нче сыйныфта. Ул һаман да укытучылы уйный. Инде хәзер "укучылары" курчаклар түгел, ә дус кызлары, сыйныфташлары. Күренеп тора: "укытучы" да инде азмы-күпме тәҗрибә туплаган, белем дәрәҗәсе дә үзгәрәк.

Еллар, искән җилдәй, сизелмичә үтә дә китә икән… "Укытучы" кызыбыз чыгарылыш имтиханнары биреп йөри. Хыялы - Алабуга дәүләт педагогия институтының башлангыч сыйныфлар укытучысы әзерли торган бүлегенә укырга керү. Хыялның иге-чиге юк…

Менә кыз югары уку йортын тәмамлаган, һәм аны матур гына бер татар авылына укытучы итеп җибәргәннәр. Авылның тирә-ягы урманнар, таулар белән уратып алынган. Елга-күлләргә, чишмәләргә дә бай икән ул авыл. Тал-тирәкләрендә бертуктаусыз сандугачлар сайрый… Ул авыл урамы буйлап бара. Авылның яше-карты, бала-чагасы яшь укытучы кызны, сокланып, күз карашы белән озатып калалар.

Укытучы, бигрәк тә авыл җирендә, күз өстендәге каш кебек бит ул. Авылга укытучы булып килгәнсең икән, һәрьяклап та үрнәк булырга тиеш син. Һәр сүзең уйлап сөйләнергә, һәр адымың уйлап ясалырга тиеш. Шундый итеп күрә укытучыны авыл кешесе, шуңа аны хөрмәтли, олылап, "Сез" дип эндәшә.

Бу хыяллар тормышка ашканга да хәзер утыз еллап вакыт үтеп киткән… Бүгенге көндә укытучы хезмәте исәп­сез-хисапсыз, кирәкле һәм кирәксез язу, документлар тутыру, балаларны исәбе-саны булмаган конкурсларга әзерләүдән гыйбарәт. Әле бит аның төне буе утырып дәрескә әзерләнәсе, планнарын язасы, күрсәтмә әсбапларын әзерлисе, мөстәкыйль эш өчен биремнәр, тестлар төзисе һәм башка шундый бик күп, тавык та чүпләп бе­тер­мәслек, әллә нинди эшләр башкарасы бар. Киләсе айда үткәрәчәк ачык дәрес һәм сыйныфтан тыш чараларга материал туплыйсы да бар икән әле.

Хезмәтем минем - мәң­ге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин укытучы. Укытучы... Кем соң мин? Балаларга аң-белем бирүчеме, әллә тәр­биячеме? Укытучы, беренче чиратта, ул - бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы дип уйлыйм.

Әлбәттә, замана күзле­ген­нән чыгып караганда, һөнәрем җиңел түгел, ләкин үз эшеңне яратып башкарсаң, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә килсәң, балаларның зур ышаныч белән сиңа төбәлгән карашларын күрсәң, барлык арулар югала һәм хезмәтеңнән канәгатьләнү тойгысы, шатлык хисләре чолгап ала.

Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары - ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.

Мин үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр. Менә тагын укучыларым белән саубуллашыр вакыт җитеп килә (мин бит тугызынчы сыйныфны җитәклим). Аларга карыйм да, моңсулана башлыйм. Балаларын очарга әзерләгән кош кебек тоям үземне. Шул ук вакытта шатлык, горурлык хисләре дә уяна. Алар бит зур тормышка аяк басалар, туры юлдан китәрләр дип ышанып калам.

Озак та үтмәс, кабат мәк­тәп, укытучылар белән кү­решер өчен алар да җыелып килерләр. Ә мин һаман да мәктәптә, берләрен үстереп озатсам, икенчеләрен каршы алам. Кабат йокысыз төннәр, борчу-шатлыклары белән тормыш үз агымын дәвам иттерә...

Р.S. Бу мәкаләнең авторы - Бөгелмә районы Татар Димскәе авылы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәрия Мөкатдис кызы Галләмова. Ул - мәктәп коллективы, ата-аналар, авыл халкы тарафыннан зур ихтирамга лаек шәхес. Узган уку елында республикабызның "Иң яхшы укытучы" конкурсында катнашып, грантка ия булды, аның укучысы Эльвина Садриева республика олимпиадасында җиңү яулады, башка уңышлары да бик күп. Сәрия Мөкатдис кызын мәктәбебезнең барлык укытучылары, укучылары һәм ата-аналар исеменнән Һ.Атласи фондының "Фидакарь укытучы" бүләгенә тәкъдим итәбез, аңа ныклы сәламәтлек, алдагы тормышында зур иҗади уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: укытучы укыту