Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Кадерле бүләк

Камил ХӘСӘНОВ. Бөгелмә шәһәре. Фәнил эштән кайтып керде. Үз артыннан ишекне ябып куюга ук ишегалдында эскәмиядә утыручы күрше хатыннарының үзара пышылдашканнарын ишетте, дөресрәге, сүзләрен аңламаса да, җаны-тәне белән тойды ул аларның ни әйткәнен: - Менә бер хатыншак! Хатын сүзеннән чыга алмыйча, ир кисәге булып йөри инде, җебегән... Беренче генә ишетүе...

Камил ХӘСӘНОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Фәнил эштән кайтып керде. Үз артыннан ишекне ябып куюга ук ишегалдында эскәмиядә утыручы күрше хатыннарының үзара пышылдашканнарын ишетте, дөресрәге, сүзләрен аңламаса да, җаны-тәне белән тойды ул аларның ни әйткәнен:
- Менә бер хатыншак! Хатын сүзеннән чыга алмыйча, ир кисәге булып йөри инде, җебегән...
Беренче генә ишетүе түгел инде Фәнилнең бу сүзләрне. Игътибар итмәскә тырыша-тырышуын, тик күңеленә барыбер авыр. Эше шундый, Нәсимәсеннән иртәрәк кайта ул өйгә. Башка ирләр кебек диванга сузылып ята алмый ул, җиң сызганып, эшкә керешә: савыт-сабасын да юа, өен дә җыештыра, кирәк икән, кибеткә барып килә, плитә янында кайнашырга да ярата. Шуңа да базардан яшел суган кыяклары тырпаеп торган, ризык тулы сумкасын күтәреп кереп киткәндә күрше хатыны Катеринаның күргән саен мыскыллы елмаеп: "Тәмам чүпрәккә әйләнеп бетте бу", - дигән сүзләрен ишетмәмешкә салышырга, колак яныннан үткәрергә тырыша.
Тик рәхәт түгел аңа бу сүзләрне ишетү. Нигә кешеләр шулай рәхимсез икән соң алар? Гомумән, ни эше бар аларның миндә?
Шулар турында уйланып, тәрәзәгә карап утыра торгач, вакыт үткәнен дә сизмәгән Фәнил, ут кабызырга да онытып җибәргән. Гадәттә үзен каршы алырга килә торган ире бүген күренмәгәч, бик борчылып кайтып кергән Нәсимә генә уйларыннан аерды аны. Хатыны бик тиз эшнең нидә икәнен аңлап алды: белә иде инде ул күрше хатыннарының сүз белән ирен ничек "бораулаганнарын". Бу юлы инде түзмәде, әрнешеп, әйтеп куйды:
- Фәнил, ярар, миңа булышам дип, үзеңне шундый кыен хәлгә куйма инде. Кеше көлкесе ясыйлар бит...
Фәнил елмаеп куйды. Юк инде, нәкъ менә ир булганы өчен дә кеше сүзенә карап тормаячак ул.
- Юк, бу хакта сүз дә була алмый. Борчылма син. Минем кебек гаиләсенә ярдәм итәргә теләгән ирләр бар бит инде алар. Менә минем дә шундыйлар кебек буласым килә. Күршеләргә генә кара син, эштән кайталар да ишегалдына ләчтит сатарга җыелышып чыгалар. Домино уйныйлар, сыра эчәләр, сөйләгәннәренең мәгънәсе юк, телләрендә әшәке сүзләр генә. Җитмәсә, тарткалаша, телләшә башлыйлар... Минем бит андый буласым килми, аңлыйсыңмы?
Шулай да күршеләрнең мыскыллы карашы, зәһәр телләре кәефен нык кыра Фәнилнең. Югыйсә, үзенең хаклы икәнен дә белә. Менә иртәгә 8 Март. Ярый, бүләк аласың. Елга бер көн инде. Калган 364 көндә хатыннарына булышу, аларны хөрмәтләү турында уйлап та бирмиләр. Ә минем бит алай итәсе килми, дип уйланды ул. Хәер, бүләк бирү үзе яхшы нәрсә инде, тик менә акчасы да юк бит әле аның...
Фәнилнең квартир ишеген ачып чыгуы гына булды, Катерина түти дә атылып дигәндәй, үз ишекләреннән килеп чыкты.
- Кара әле, Фәнил, матурмы? Йомшак та, җылы да! Ирем бүләге! - дип мактанды ул мамык шәлен сыйпый-сыйпый.
- Бик шәп бүләк булган бу, Катя түти. Искиткеч!
Фәнил кире борылып керде. Кичәге кебек, тагын тәрәзә янына килеп басты. Акча юк, ни эшләргә? Беркадәр шулай уйланып басып торгач, бер карарга килеп, кинәт җан кергәндәй булды үзенә: чыннан да, барыбер бүләк ич - ул урын-җир әйберләрен юарга тотынды. Иртәгә ял көне дип, Нәсимәсенең шушы эшкә көнен багышлаячагын белә иде ул. Тырышты, чис-та булсын дип тырышты. Хәтта үзләре кечкенә чакта әнисенең җәймәләрне чиләккә салып кайнатканын да искә төшерде һәм үзе дә шулай эшләргә булды. Керләрен кайнарга куйды. Тик менә ак керләрне аерым кайнатканнарын, ә төсле-бизәклеләрен кайнатырга ярамаганын ул белми иде шул...
Нәсимәсе кайтып кергәч, күбекле суда кер юып маташкан ирен күреп, аптырап китте:
- Син нишлисең, Фәнил? Нишләп кер юасың? Иң яхшысы - бәйрәм белән котла син мине!
- Котладым бугай инде, менә бүләгем... - Фәнил төсләре бозылып беткән җәймәләргә төр-теп күрсәтте.
Гаебен аңлап, уңайсызланып басып торган ир кызганыч булып китте Нәсимәгә.
- И җүләрем минем! Борчылма, баш бәласе түгел, лә-баса. Синең изге ниятең - миңа үзе зур бүләк. Шушындый яхшылыкларың өчен рәхмәт сиңа! Минем өчен моннан да олырак бүләк була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса