Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Хезмәтләрендә – татар рухы

Соңгы елларда шә­һә­­­ре­безнең төрле мәдә­­­ният учакларында уз­­­ган рәссамнар күр­гәз­­­мәләрендә еш кына Мөдәррис Минһаҗев хез­мәтләрен күрергә мөмкин була башлады. Күрше Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче әлеге рәссамның картинала­ры үзенә җәлеп итә, күр­гәзмәгә килүчеләр аның паннолары янында озаклап тукталалар, ахырдан фикер алышалар. Мөдәррис Минһаҗев иҗаты беркемне дә битараф калдырмый, үзенең миллилеге белән...

Соңгы елларда шә­һә­­­ре­безнең төрле мәдә­­­ният учакларында уз­­­ган рәссамнар күр­гәз­­­мәләрендә еш кына Мөдәррис Минһаҗев хез­мәтләрен күрергә мөмкин була башлады. Күрше Лениногорск шәһәрендә яшәп иҗат итүче әлеге рәссамның картинала­ры үзенә җәлеп итә, күр­гәзмәгә килүчеләр аның паннолары янында озаклап тукталалар, ахырдан фикер алышалар. Мөдәррис Минһаҗев иҗаты беркемне дә битараф калдырмый, үзенең миллилеге белән тартып тора, шуңа күрә булса кирәк, күңелләргә бик тә хуш килә.

14 март көнне Лениногорск нефть техникумы китапханәсендә, Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы; Коръән елы кысаларында, Мөдәррис Минһаҗев әтисенең туу­ына - 100 яшь, үзенең иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ш.Бикчурин пре­­­миясе лауреаты М.Мин­­­һаҗев тумышы белән Саба районы Шәмәрдән бистәсеннән. Шактый гына гомере рес­публикабызның Түбән Кама шәһәрендә уза. Үткән гасырның 90 нчы еллары ахырында Лениногорск шәһәренә килеп төпләнә һәм аның иҗат ялкыны яңадан дөрләп кабына. Авторның рәсемнәрендә гади кешеләрне, табигать манзараларын күреп сокланасың. Рәссам игътибарыннан халкыбыз тарихы да читтә калмый. Әлеге өлкәдә ул аеруча уңышлы иҗат итә дисәк, һич кенә дә арттыру булмас. Монда бер генә мисал китерәсем килә, күптән түгел Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә Һади Атласи һәм аның көрәштәшләре истәлегенә үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә сәхнә түрен М.Минһаҗев иҗат иткән картина бизә­де. Һәм әлеге рәсемгә карап, кем генә сокланмады икән?! Татар тарихын шундый да оста итеп бирә, тамашачыга җиткерә алучылар бик сирәк шул әле бездә!

Кичә исә матур гына үз көенә бара бирде. Рәссам, лаеклы рәвештә, бер-бер артлы котлаулар кабул итте. Үз чиратында, без дә әлеге тәбрикләүләргә кушылабыз һәм Мөдәррис әфәндегә иҗат ялкыны сүрелмәвен, яңадан-яңа картиналары белән халкыбызны шатландырып торуын теләп калабыз.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: картина художник