Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Аның күңел көзгесе

Китап хакында шулай "күңел көзгесе" дип әйтү дә бар бугай. Шәһәрдәшебез Мәхтүмә Галләмованың әле яңарак кына Бөгелмә типографиясендә басылып чыккан "Гамь бар - әле яшибез" китабын укыгач та, әнә шул гыйбарә искә төште.


Дамир АСЫЛОВ.

Ахырдан, укып чыккач кына, китапка язылган кереш сүзне укыган идем, аптырап киттем, китапка кереш сүз язган Әлфинур Шәвәлиева да (китапның мөхәррире дә ул) шундый гыйбарә кулланган икән. "Гомумән, иҗаты - авторның гомер көзгесе кебек, тормыш позициясенең чагылышы ул", - дигән билгеләмә бирелгән. Ләкин мин инде кире уйламадым, язмага куйган исемне шул көенчә калдырдым. Нигә, теге яки бу китап һәм аның авторы турында мөстәкыйль уйланган затларның карашлары, фикерләре туры килүе бу үзе үк эш хәерле килеп чыккан дигән сүз бит инде.

Китапның төп кыйммәте, мөгаен, милләтебезнең төп хафасын шактый тулы яктыртуындадыр. Монда һәр та­тарның күңелен бердәй борчыган мәсьәләләр бәян ителгән. Автор аларны инде төрле елларда көндәлек матбугатта, аерым алганда, һәм нигездә, "Бөгелмә авазы" газетасында бастырган иде. Миңа аларның барысы да газета аша таныш инде. Шуңа да карамас­тан, аларны тагын бер кат игътибар белән укып чыктым. Күпмедер вакыт үтсә дә, мәкаләләрне кунык капламаган, алар бүген язылган кебек ялтырап, балкып торалар. Менә "Тагын бер кат кеше хокуклары турында" дигән мәкалә. Моны мин сайлап алмадым, китапны ничек туры килсә, шулай ачкан идем. Бу мәкаләдә автор балаларның начар тәрбия алып үсүләренә тирән борчыла.

"Кеше хокукларына нигезләнсәк, бала белемне һәм тәрбияне үз ана телендә алырга тиеш! Бу гамәл баланың чын шәхес булып җитешүе өчен зарур, - дип яза ул тәрбия өлкәсендә хәл итәсе мөһим мәсьәләгә игътибар юнәлтеп. - Матбугат битләрендә мәктәп балалары турында ниләр генә язмыйлар да, радиодан ниләр генә сөйләмиләр! Ә укып чыкканнары һәм урамдагылары (миллионлаган сабый балалар дип ишеткәнем бар) ниләр генә кыланмыйлар!" Мәхтүмә Галләмова, үзе дә элекке укытучы, моның сәбәпләрен дә күрсәтә. "Бала белемне һәм тәрбияне үз ана телендә алырга тиеш" дигән тезис белән килешмәүчеләр юктыр дип уйлыйм мин. Бу - авторның үзенең фикере түгел, педагогика өлкәсендә дөньякүләм танылган галимнәр фикере. Аны искә төшереп, бик дөрес эшли ул. Бөтен дөньяда балаларны шушы кагыйдә нигезендә укыталар, тик Русия империясендә генә аны танымыйлар, танырга теләмиләр. Чөнки ул империянең төп максатына - урыс булмаган халыкларны урыслаштыру, христиан диненә тарту максатына каршы килә. Менә шул явыз максатны тормышка ашыру өчен безнең, гомумән, урыстан кала башка милләтләрнең үз ана телендә белем алу иреген төрле мәкерле ысуллар белән кысалар. Бер "ЕГЭ" үзе генә дә ни тора!

Бу китап тарихи чынбарлыкны яктыртуы белән дә кыйммәт. Шулай, дөрес, анда билгеле регионда, бу очракта Бөгелмәдә, билгеле бер вакыт аралыгында булган вакыйгалар тасвир ителә. Ләкин алар безнең барыбыз өчен дә уртак хафалар турында сөйлиләр - Гаяз Исхакый искәрткән инкыйраздан ничек сакланырга? Моңа аның җавабы да бар. "Яшәү мәгънәсен белмичә, гамьсезлектә гомер уздырмагыз, инкыйразга ишек ачмагыз!" - ди ул "Инкыйразга ишек ачмагыз" шигырендә.

Билгеле, китапта тупланган ши­гырь-мәкаләләр, бигрәк тә милли мәсь­әләләрне яктыртканнары, аерым берәүләргә ошамас. Мәгәр алар безнең үз-үзебез булып калу өчен алыш-көрәшебезне чагылдырулары белән аеруча кадерле.

Ихтыяр куеп, язганнарын туплап, ки­тап итеп бастырып чыгарганы өчен Мәх­түмә Галләмовага ихлас рәхмәтемне ирештерәсем килә. Үзе бер батырлык бу.

Китапның ахырында "Болан сикерүе" дигән парча урнаштырылган. Мин аның эчтәлеген бәян итеп тормыйм. Юкса укучылар өчен кызыгы кимер төсле. Ул гаҗәеп парча. Минем үземә иң нык тәэсир иткән язма булды ул. Анда образ бар. Болан образы. "Боланның юл аркылы салават күпере ясап сикерүе үзе бер могҗиза иде безнең өчен. Әллә ул болан безгә оҗмах капкасының ни рәвешле булуын күрсәтергә теләде микән, дип тә уйлап куябыз кайвакытта", - дип яза тәэсирен Мәхтүмә Галләмова.

Бәлки, чынлап та, оҗмах капкасының рәвешен күрсәтергә теләгәндер ул, бәлки юлында очраучы кешеләргә, кыю­­­лык, тәвәккәллек күрсәтеп, хәтәрдән, золымнан ничек, ни рәвешле котылырга кирәклеген күрсәтергә теләгәндер? Әлеге парча, тулаем китап үзе дә, менә шулай күңелне җилкетә, канатландыра, рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Китап күңел көзгесе Галләмова