Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татарстан Прокуратурасы: чыгып йөрү өчен ялган белешмә биргән хуҗаны җавапка тартачаклар.

Күзәтчелек ведомствосында ялган белешмә һәм чикләүләрне бозган өчен штраф яки оешма эшчәнлеген туктатып тору рәвешендә җәза каралуын билгеләп үттеләр.

Чыгып йөрү, хәрәкәт итү өчен ялган белешмә биргән хуҗаны җәза көтә. Бу хакта  «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. 
Гомуми изоляция чорында эшчәнлекләре туктатылмый торган оешмаларның исемлеге каралган. Шулай итеп, халыкны туклану продуктлары һәм беренче кирәк-яраклар белән тәэмин итүче һәм гадәттән тыш хәлләр шартларында кичектергесез эшләр башкаручы медицина һәм даруханә оешмалары, компанияләр, шулай ук кичектергесез ремонт эшләре белән шөгыльләнүче фирмалар өзлексез эшләячәк. Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларын җитештерү һәм чыгару белән шөгыльләнүче оешмалар да тулы составта эшли. 
Мондый оешмалар хезмәткәрләренең үзләре белән эш бирүчедән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән расланган формалы белешмәләре булырга тиеш. 
"Эш бирүченең документы (белешмәсе)  Татарстан  территориясендә хезмәт вазыйфаларын үтәүгә бәйле булмаган хәрәкәтләргә кагылмый", — дип билгеләп үттеләр прокуратурада. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса