Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Чиләбе өлкәсендә мөселман хатыны епархиягә борынгы чиркәү бинасын бүләк иткән

Эшмәкәр Галия Исекеева ташландык бинаны сатып алган, аннары бинаның XIX храмы икәне ачыклангач, милекне чиркәүгә кайтарырга карар кылган.

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәре янындагы Черноречье авылында XIX гасырда төзелгән ташландык храм бинасын Галия Исекеева исемле эшмәкәр хатын сатып алган. Аннары мөселман хатыны бинаны биредәге епархиягә бүләк итәргә карар кылган.

Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 1895 елда төзелгән храмны революциядән соң талап бетерәләр, манараларын сүтәләр, биредә склад та, ашханә дә була. Узган гасырның сиксәненче елларында бина таушалып, яраксыз хәлгә килә. Эшмәкәр Галия Исекеева шуны бинаны сатып ала һәм кибет ачарга тели.

Таушалган бинага шактый зур ремонт таләп ителә. Галия Исекеева акча эзләгән чакта, авыл халкы биредә чиркәү булганын, аның астында православ рухание җирләнүен сөйли. Храм исә Николай II патша әмере белән, аның акчасына төзелгән була.

Эшмәкәр хатын бу вакыйгалар турында белеп алгач, имам янына киңәшкә бара. Бер яктан — аңа күп акча түгеп, бинаны төзекләндерергә һәм бизнес ачарга кирәк. Икенче яктан — бинаның тарихын белгән Галиянең храмга «кул күтәрергә» күңеле тартмый.

Галия Исекеева мәхәллә имам-мөхтәсибе Аязбек Нуртышевка киңәшкә бара. Хәзрәт ислам да, христианлык та, гасырлар дәвамында бергә килешеп, тынычлыкта яшәвен әйтә. Аның фикеренчә, бинаны христианнарга бүләк итү үзара хөрмәт билгесе була.

Галия Исекеева үзенең теләге турында Троицк һәм көньяк Урал епархиясенә хәбәр итә. Владыка Григорий — Троицк һәм Көньяк Урал еписокопы бу хәбәрне Аллаһ кодрәте дип кабул итә. Хәзерге вакытта Свято-Николаевск чиркәве Чиләбе өлкәсенең мәдәни мирасы объекты дип билгеләнгән, анда даими рәвештә дога кылалар, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса