Бөгелмәдә 2020 елда төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча йомгак ясалды
Бүгенге көндә 450дән артык карт агач киселгән һәм махсус корылма ярдәмендә пычкы чүбенә әверелдерелгән, бу эшләр дәвам итә.
«Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан, истәлекле парклар, скверлар, аллеялар утырту» һәм «Урман атнасы» табигатьне саклау акцияләрен гамәлгә ашыру максатларында, ел саен язгы һәм көзге чорда, «Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ белән берлектә, урман культуралары утыртылды.
Шәһәр территориясендә Кызыл Армия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында, Соколка тавындагы мәйданда һәм Балалар паркында чыршы, юкә, өрәңге утырту эшләре башкарылды. Ел башыннан барлыгы 12 000нән артык үсенте утыртылды.
Бөгелмәдә чәчәклекләр һәм клумбалар паркларда һәм скверларда, шәһәр мәйданнарында, урамнарда һәм ишегалларында булдырылды. Чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче «Озеленитель» ҖЧҖдә аларның 22гә якын төре бар. Язгы чорда 700 000нән артык чәчәк утыртылды, бу, 2019 елга караганда, 40 процентка күбрәк. Алар беренче кырауларга кадәр шәһәр кешеләрен сөендереп тордылар. Шәһәрдә биологик тотрыклы һәм эстетик яктан тулы кыйммәтле үсентеләр булдыру максатыннан, агач-куакларны формалаштырып кистеләр. Бүгенге көндә 450дән артык карт агач киселгән һәм махсус корылма ярдәмендә пычкы чүбенә әверелдерелгән, бу эшләр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа