Илдә урлашулар дәвам итә. Юк-юкта безнең "Татнефть" җәмгыяте предприятиеләрендә дә очрашырга була мондый кыңгыр гамәл белән.
Елена ФИЛАТОВА.
Транспорт блогының автомашиналарында навигацион контроль системасын киң куллану нәтиҗәсендә, урлашулар өчен мөмкинлекләр бөтенләй
чикләнүгә карамастан, җитәкчегә дә, хокук саклау органнарына да сиздерми генә ягулык-майлау материаллары урларга җөрьәт иткән "шома куллы"лар
очраштыра әле....

очраштыра әле.
Бу юлы "АРСУ" җәмгыятендә эшләүчене кулыннан тоталар. Март ахырында була бу хәл. Әлмәт районы Ак Чишмә авылы янында, нефть-газ чыгару объ-
ектларыннан әллә ни ерак булмаган җирдә, эченә төрле зурлыктагы пластик канистрлар тутырган бер машина "Витязь" хосусый сак предприятиесе Азна-
кай бүлеге начальнигының игътибарын җәлеп иткән икән.
Мәгълүматны тикшерү барышында "Татнефть-Охрана" сак предприятиесе җәмгыяте хезмәткәрләре әлеге машина хуҗасының кем икәнен ачыклыйлар
- "АРСУ" җәмгыятенең чит мөлкәткә кул сузганы өчен элек тә хөкем ителеп, шартлы җәза срогы алган кеше булып чыга ул.
Машинист әлеге районда "Камацу" экскаваторында торбаүткәргеч монтажлавы турында әйтә. Эштән соң экскаваторын "ГЗУ-113 "А" янында калдырган икән.
30 - 50 литрлы 6 канистрын төяп, шәхси машинасында шуның янына барышы, ди.
Машинасын юл читендә калдырып, экскаватор янына җәяүләп барып, 130 литр дизель ягулыгы агызып алган инде. Әйтүенчә, ягулык үзенең "КамАЗ"
үзбушаткычына кирәк дип аңлата ул бу гамәлен.
"Главнефтегазстройсервис" УК" җәмгыятенә китергән зыян бу юлы 4 520 сумлык булып чыга. Угрының биографиясенә яңа юллар языла - Әлмәт районы
эчке эшләр бүлегендә әлеге факт буенча җинаять эше кузгатыла.