Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Бөгелмә радиосының хәлләре турында

"Роскомнадзор"ның Татарстан Республикасы белгечләре Бөгелмәдә 103,0 МГц ешлыгында "НОСТАЛЬЖИ И КОМПАНИЯ" һәм "Радио Шансон" радио программаларын эфирга тапшыра торган җаваплылыгы чикләнгән "Радио Бугульма" җәмгыяте эшен системалы төстә күзәтү буенча алып барган планлы тикшерү чараларын төгәлләде.

"Радио Бугульма" ҖЧҖ "НОСТАЛЬЖИ И КОМПАНИЯ" һәм "Радио Шансон" радиоканаллары тапшыруларын 1999 елның 20 октябрендә башлап җибәрә. Тапшырулар тәүлек әйләнәсенә бара. Канал челтәрендә - мәгълүмати-күңел ачу һәм музыкаль программалар.
"Роскомнадзор" идарәсе уздырган чаралар барышында Россия Федерациясенең "Күмәк мәгълүмат чаралары турында"гы Законның 27 нче маддәсе бозылу факты ачыкланды: программаларны эфирга чыгарганда "НОСТАЛЬЖИ И КОМПАНИЯ" радиоканалы редакциясе теркәлгән органны дөрес игълан итмәгән. Әлеге тайпылыш өчен РФ Административ хокук бозу кодексының 13.22 нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелеп, кисәтү ясалды.
Моннан тыш, лицензиатларга "НОСТАЛЬЖИ И КОМПАНИЯ" радиоканалының аудио-визуаль продукциясенең мәҗбүри федераль нөсхәләре Дәүләт теле-радио фондына дәүләт саклавына җибәрелмәгән, бу исә 1994 елның 29 декабрендә кабул ителгән 77-ФЗ "Об обязательном экземпляре документов" Законының 12 нче маддәсен бозу булып тора. Әлеге факт буенча РФ Административ хокук бозу кодексының 13.23 нче маддәсе нигезендә беркетмә төзелде.
Элемтә, информацион технологияләр һәм күмәк коммуникацияләр өлкәсендә кү-зәтчелек итү федераль хезмәте Татарстан Республикасы (Татарстан) идарәсеннән хәбәр итүләренчә, "Радио Бугульма" җәмгыяте эш-чәнлегендә ачыкланган закон бозу фактлары нигезендә әзерләнгән материаллар судка җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса