Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Күңелле балачак

Ипинең хуш исе белән сарылган экскурсия

"Искорка" 11нче балалар бакчасының урта төркемдә тәрбияләнүчеләре "1нче Бөгелмә икмәк заводын"да кунакта булып кайтты. Нәни бөгелмәлеләрне директор урынбасары Сергей Малыхин һәм баш технолог Наталья Михайлова каршы алды. Алар, беренче чиратта, балаларны ипинең тарихы белән таныштырып уздылар, аннары әлеге предприятиедә нинди ипи һәм нинди продукцияләр җитештерелүе турында сөйләделәр. Балалар икмәккә бәйле...

"Искорка" 11нче балалар бакчасының урта төркемдә тәрбияләнүчеләре "1нче Бөгелмә икмәк заводын"да кунакта булып кайтты. Нәни бөгелмәлеләрне директор урынбасары Сергей Малыхин һәм баш технолог Наталья Михайлова каршы алды.

Алар, беренче чиратта, балаларны ипинең тарихы белән таныштырып уздылар, аннары әлеге предприятиедә нинди ипи һәм нинди продукцияләр җитештерелүе турында сөйләделәр. Балалар икмәккә бәйле булган мәкальләр, әйтемнәр, табышмакларны исләренә төшерде.

Шуннан соң гына кунакларны процесс бара торган цехка алып керделәр. Аларны печенье, батон пешерүгә әзерлек эше белән таныштырдылар. Икенче бер цехта белгечләр камыр басу һәм аларны савытларга салу белән мәшгуль иде. Ә өченче цехтан, хуш исләр бөркеп, яңа пешкән ипи исе аңкып тора. Балаларга шулай ук товарны төрү процессын да күрсәттеләр.

Экскурсия азагында нәниләрне баллы рулет белән сыйладылар. Балаларга завод тормышы белән танышу бик ошады, алар өчен ул кызыклы, истә калырлык булды.

 

Наталья Низаметдинова.

Автор фотосы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса