Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Шундый-шундый хәлләр

Әрсезлек ярты бәхет кенә түгел...

Бервакыт кайнанам коръән ашы үткәрергә җыенуы турында хәбәр итте. Ярдәмләшүебезне сорады. Үзе без кайтканчы җыясы кешеләренә өй борынча йөреп, әйтеп чыккан иде. Тәгаенләнгән вакытка бар нәрсәне өлгерттек, чакырылган кунакларыбыз килергә шактый вакыт бар иде әле. Аш бүлмәсенең тәрәзәсеннән карасам, бер таныш түгел әби баскычтан менеп килә. Кайнанама әйтүем булды, кем булыр бу дип сөйләнә-сөйләнә, кунакны каршыларга чыгып китте. Өч литрлы банка белән сөт күтәргән бер әби килеп кереп, сәлам бирде.  

Керә-керешкә үк: 

  • И, Зәүҗән, сине беркөнне безнең урамда ашка әйтеп йөргән дип сөйләделәр. Мине дә чакырырга теләгәнсеңдер дә, мин өйдә булмаганмындыр дип уйлап, менә килдем әле, ачуланма, - ди бөтенебезне шаккаттырып. 

Искәрмә: бу хәл әллә кайчан онытылган иде инде. Күптән түгел кайнанам бакыйлыкка күчте. Кырык көнен үткәрдек җыелышып, бер апа ни сәбәпледер искә алу мәҗлесенә килмәде. Төп йорттагы килен моңа бик борчылды. Минем чакыруым җитмәгәндер, тагын әйтәсе булгандыр дип, өзгәләнде. Без – һәммәбез үзебезчә аны тынычландырырга тырыштык. Минем исемә “келт” итеп шушы вакыйга килеп төште дә сөйләп бирдем, рәхәтләнеп көлештек. Кеше булса, шундый булсын ишетүгә үк килсен, дип өстәп куйдым мин. 

Роза ЙОСЫПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса