Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәзәкләр

Елмаеп алыйк

Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән: - Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың? - Утырырга йомшак булсын өчен, улым. - Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була? - Анысы инде атка җиңел булсын өчен! * * * Ике бабай очраша: - Нәрсә,...

 

Бер авыл агаеның улы әтисеннән сорый икән:

- Әти, нигә син фермадан кайтканда гел арбага күп итеп печән төяп кайтасың?

- Утырырга йомшак булсын өчен, улым.

- Ә нигә, алайса, кире киткәндә арбаң буп-буш була?

- Анысы инде атка җиңел булсын өчен!

* * *

Ике бабай очраша:

- Нәрсә, Миңлевәли, әллә мунчага барышыңмы?

- Юк, мунчага бара идем әле.

- Ә-ә... Мин сине әллә мунчага бара микән дип торам...

* * *

Ике бабай әрепләшә:

- Мин синең җеназаңа да бармыйм, болай булгач.

- Ә мин синекенә барам!

* * *

- Улыгыз географиядән бик йомшак.

- Йомшак булмыйча: безнең эш хакы абзар артына чыгарга да җитми бит!

* * *

Ике үсмер музейда абстракт картина янына килә. Шунда берсе - икенчесенә:

- Сыпыртыйк яхшы чакта, без пычраткан дип гаеп тага күрмәсеннәр!

* * *

Күрше хатыннар сөйләшә:

- Ирең Нобель премиясе алыр өчен Стокгольмга киткән икән дип ишеттем.

- Өйдәге эштән качар өчен ул хөрәсән җәһәннәм тишегенә китәргә дә әзер.

* * *

- Тугрылык дигән нәрсә юк икән ул дөньяда. Кичә шуны ачыкладым: йөргән кызларымның икесе дә миңа хыянәт итәләр икән.

* * *

Яңгырдан соң шәһәр өстенә матур салават күпере чыга. Бөтен халык карап соклана. Балконында басып торган бер еврей гына зарлана:

- Юк-бар тамашага дигәндә, акча ба-ар аларда...

* * *

Бер дөя икенчесенә зарлана:

- "Чүл корабы" дигән исем тактылар да безгә, гел кайнар комлыкта асрыйлар менә хәзер. Суны да атнага бер генә бирәләр...

* * *

Өйгә исереп кайткан иренә хатыны ультиматум куя:

- Икенең берен сайла: я аракы, я мин!

- Ярый алайса... чыгар аракыңны, - дип хәл итә ире, бераз тирән уйга батып торганнан соң.

* * *

Бер чукча Анадырь каласында «Жигули» сатып ала. Байтак вакыт үткәч, тагын калага килеп чыга.

- Я, чукча, «Жигули» ничек? - дип сорыйлар аннан.

- Әх, шәп йөри «Жигули»! - ди чукча. - Шунысы гына начар: этләрне тиз арыта...

* * *

Совет чоры... Уфа каласында авылдан килгән карт белән карчык Ленин һәйкәленә исләре китеп карап торалар ди...

- Бу таз башлы таш курчакны нигә монда бастырганнар икән? - дип кычкырып гаҗәпләнә карт.

Аны якында гына торган бер милиционер ишетеп ала да: "Юлбашчыбызны мыскыл иттең", - дип, участокка алып китә башлый.

- Әй, милиция, туктале, - дип арага керә карчыгы. - Минем карт гел шундый тиле-миле сүз сөйләп тора инде ул, радио шикелле. Аның бер сүзен дә чынга алырга ярамый! Кушматы да "Радио" бит аның!

- Ә-һә! Син әле безнең совет радиосына тел тидерәсеңме! - ди дә милиционер, карчыкны да алып китә...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса