Ветераннар – алгы сафта
8 ноябрь көнне башкалабыз Казанда Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының чираттагы VI отчет-сайлау конференциясе булып үтте. Үзенең яшәү дәверендә, ә бу 25 ел - чирек гасырга якын вакыт дигән сүз, Ветераннар оешмасы өлкән буын вәкилләрен социаль яклауга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә дәүләт органнарының тигез хокуклы кулдашына әверелде.
Гайшә ХӘСӘНОВА,
шәһәр ветераннар советы президиумы әгъзасы,
БМЗ ветераннар советы рәисе урынбасары.
Конференциягә Татарстанның барлык районнарыннан һәм шәһәрлә-реннән барлыгы 900ләп вәкил (делегатлар һәм чакырылган кунаклар) килгән иде. Җыен эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм башка хөкүмәт вәкилләренең дә катнашуы безне бик шатландырды.
Конференциядә отчет доклады белән республика ветераннар оешмасы рәисе Рәфис Хисам улы Әхмәтҗанов чыгыш ясады. Докладчы билгеләп узганча, оешма эшчәнлегендәге иң өстенлекле юнәлеш булып өлкән буын вәкилләре: сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре турында кайгыртучанлык күрсәтү, яшьләр арасында патриотик тәрбия эшләре алып бару саналган. Соңгысына иҗади якын килү һәм эшне системалы төстә дәвам иттерү үзенең уңай нәтиҗәләрен дә бирә. Бу - ветераннарның мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәпләрдә, башка уку йортларында укучылар белән очрашулары, һәр җирдә Сугышчан Дан музейларының торгызылуы һ.б.
"Өченче буын вәкилләре" дип йөр-телә торган, бай хезмәт һәм яшәү тәҗрибәсенә ия булган бу кешеләрнең тормышта бик актив булулары да әйтеп үтелде докладта. Алар үсеп килүче яшь буын белән дә актив эшлиләр, ветераннарны (песионерларны) да үз проблемалары белән күзгә-күз ялгыз калдырмыйлар, аларны, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итү максатында, җәмәгать эшләренә дә тарталар. Бу эшчәнлекне тагын да активлаштыра төшү өчен Татарстандагы гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендәге ветераннар оешмалары белән дә тыгыз элемтәләр урнаштыру, тәҗрибә уртаклашу кирәклеге әйтелде. Татарстан ветераннар оешмасының, үз эшендә инновацион алымнарны киң куллануга күрә, башка төбәкләр оешмалары арасында абруе югары. Безнең эш белән танышырга Россиянең башка төбәкләрендәге оешмалар вәкилләре дә килә. Андый очрашулар ике як өчен дә файдалы.
Сүз соңында докладчы Ветераннар оешмасына олы ярдәм күрсәтеп торганнары өчен ТР Президентына, Дәүләт Советына, ТР Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде.
Доклад буенча фикер алышуларда Чаллы, Апас, Зәй һәм башка кайбер район һәм шәһәрләрнең ветераннар оешмалары җитәкчеләре катнашты. Аларның чыгышлары вакытында эшчәнлекләре турында экраннарда видеокадрлар да күрсәтелде.
Конференциядә катнашучыларны сәламләп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та нотык тотты. Ул ветераннар оешмаларының эшенә югары бәя бирде, аннары республикадагы вәзгыять, соңгы елларда башкарылган эшләр, ирешелгән казанышлар һәм алдагы елларга планнар, күздә тотылган үсеш юллары турында сөйләде.
Конференция эшенә йомгак ясалганнан соң, Ветераннар оешмасы советының яңа составы сайланды. Ул составка Бөгелмә ветераннар оешмасы рәисе Камил Солтанов та керә. Респуб-лика ветераннар оешмасы җитәкчесе итеп ТР Президентының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге баш киңәшчесе Хәбир Газиз улы Иштирәков сайланды.
Бөгелмә делегациясе 33 кешедән тора иде. Конферециягә ветераннар советы президиумы әгъзалары, "Дети войны", "Дуслык", "Мәгърифәт" клублары җитәкчеләре, шәһәр һәм райондагы башлангыч оешмалар рәисләре барды. Безнең сәфәр өчен барлык уңайлыклары булган автобус биргәннәр иде. Юл буе социаль яклау идарәсе начальнигы Т.К.Купче һәм аның ярдәмчесе А.М.Барышеваның кайгыртучанлыгын тоеп бардык. Безнең белән медицина хезмәткәре дә гел янәшә булды.
Безгә шундый ышаныч белдер-гәннәре, сәфәребезне истә калырлык һәм уңайлы итеп оештырганнары өчен барлык делегатлар исеменнән Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, Бөгелмә шәһәре мэры Илдус Әсгать улы Касыймовка, башка җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа