Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Вакытлыча билгеләнгән хакимият ТФБ банкы счетларын өлешчә “терелтә” алды

Татфондбанк клиентларының 15 декабрьдән соң счетларына кергән акчаларына "куллары җитә" башлады. Россия Банкы белән берлектә вакытлыча билгеләнгән хакимият Татфондбанк счетларын өлешчә "терелтә" алды. Эшкуарлар 15 декабрьдә кертелгән мораторийдан соң счетларына кергән акчага "куллары җитә" башлады, ягъни шул акчалар белән эш итүгә рөхсәт бирелде. "Татар-информ" агентлыгына Татарстан икътисад министры Артем Здунов...

Татфондбанк клиентларының 15 декабрьдән соң счетларына кергән акчаларына "куллары җитә" башлады.

Россия Банкы белән берлектә вакытлыча билгеләнгән хакимият Татфондбанк счетларын өлешчә "терелтә" алды. Эшкуарлар 15 декабрьдә кертелгән мораторийдан соң счетларына кергән акчага "куллары җитә" башлады, ягъни шул акчалар белән эш итүгә рөхсәт бирелде. "Татар-информ" агентлыгына Татарстан икътисад министры Артем Здунов шул хакта белдерде.

"15 декабрьдән соң Татфондбанкның эшкуарлар счетларына акча керүен дәвам итте, ләкин алардан файдалану вакытлыча мөмкин булмады. Бу проблема хәзер тулысынча хәл ителде, бүгенгә юридик затлар һәм шәхси эшкуарларның клиент счетларыннан 1100 мәртәбә барлыгы 103 млн сум акча күчерелде. Шул рәвешле, килешүләр түләүләре, салым акчалары, социаль түләүләр кебек акча күчерү эшләре Татфондбанкның хисап счетларыннан күчерә алалар. Ләкин бу урында игътибарны юнәлтеп әйтәм: 15 декабрьдән соң кергән акчалар хисабына гына", - дип билгеләп үтте министр.

Артем Здунов сүзләренчә, проблема техник характерда иде, һәм кичә кичен ул хәл ителде.

Татарстан Икъти сад министрлыгы белешмәсе буенча 6 мең эшкуарның Татфондбанкта бердәнбер хисап счеты булганлыгын, алар хәзер финанс эшчәнлеген өстәмә счетлар ачып тормый гына дәвам иттерә алуын искәртик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса