Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

“Сәләт”ле җәй

Бөгелмәнең 9 нчы урта мәктәбенең иң актив, иң булган 11 укучысы быел беренче тапкыр "Сәләт" лагерена барырга җыена.

Алар инде моңа күптән әзер. Сәгатьләрне, минутларны, секундларны санап көтеп торалар. "Сәләт" дөньясында яңа дуслар табып, исән-имин ял итеп кайтсыннар алар. 9 нчы мәктәпнең "сәләт"леләрен оештыручы, ялга әзерләүче Гөлнар Инсапова, Эльвира Салихова да әлеге укучыларга имин яллар теләп кала.
Бөгелмә "сәләт"леләре җыена
Изге Биләр җиренә.
Черкиләр бик күп булса да,
Куркытмый безне бер дә.
Азнакай, Саба, Чаллы,
Казан, Әлмәт, Бөгелмә -
"Сәләт" аланы дуслаштыра,
Яшибез бергә-бергә.
Бик еракта ял итсәк тә,
Вакыт юк сагынырга.
"Сәлкеш"ләрнең бар максаты -
Дөньяга танылырга.
Яратабыз "Сәләт"не шул,
Безгә анда бик рәхәт.
Укыйбыз да, уйныйбыз да,
Яшәсен безнең "Сәләт"!!!
Гөлназ БИЛАЛОВА,
9 нчы урта мәктәпнең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса