Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Ил-көн сулышы

Саба районында микроавтобуска бәрелгән автомобиль хуҗасы йөрәге авыртудан зарланган булган

"Hyundai" автомобиле йөртүчесе, юлда 8 кешенең гомерен өзгән транспорт һәлакәте булганчы, рульгә утырыр алдыннан йөрәге авыртудан зарланган булган. Моннан тыш, җиңел машина йөртүчесе соңгы елда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 64 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы - республиканың юл...

 

"Hyundai" автомобиле йөртүчесе, юлда 8 кешенең гомерен өзгән транспорт һәлакәте булганчы, рульгә утырыр алдыннан йөрәге авыртудан зарланган булган. Моннан тыш, җиңел машина йөртүчесе соңгы елда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 64 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы - республиканың юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, микроавтобус йөртүчесе дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган - ул 120км/сәг тизлек белән барган, шулай ук 8 пассажир урынына 9ны утырткан. Тугызынчысы һәлак булган малай булган, ул, бәрелешү нәтиҗәсендә, микроавтобус салоны буйлап "очкан", диде Рифкать Миңнеханов.
 
Кроссовер йөртүчесе 26 июньдә иртән Сабага пассажир буларак кайткан, аннары рульгә утырып, трассага чыккан.
 
Искәртеп үтик: кичә, 26 июньдә 9.40 сәгатьтә, Саба районында Казан-Шәмәрдән автомобиль юлының 86 нчы чакрымында "Hyundai ix35" кроссоверының 44 яшьлек йөртүчесе юл кагыйдәләрен бозып, каршы як юлга чыккан һәм "Citroen" микроавтобусы белән "маңгайга-маңгай" бәрелешкән.
 
Юлда транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, кроссоверның йөртүчесе һәм пассажиры, шулай ук микроавтобусның йөртүчесе һәм пассажирлары (1957, 1976, 1978, 1988, 2009 елгы) тән җәрәхәтләреннән җан тәслим кылган. Микроавтобусның тагын 4 пассажиры хастаханәгә озатылган.
 
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, транспорт һәлакәтендә 8 кеше үлгән. Зыян күрүчеләрнең 1се хастаханәдән чыгарылган.

Максим КИРИЛОВ, Гөлүзә ВАСИЛОВА

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса