Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Ил-көн сулышы

Наркотикларга – юк!

Республиканың наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең бер төркем вәкилләре Бөгелмәдә әлеге юнәлештә алып барыла торган эшчәнлекне тикшерделәр. Чираттагы утырыш шәһәребезнең 7 нче гимназиясендә үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.

Аның эшен мәгариф идарәсе начальнигы В.Ку­льбеда җитәкләде, утырышта шулай ук рес­публика комиссиясе әгъзалары, Татарстан Рес­публикасы Фән һәм мәгариф минис­трлыгының өстәмә белем бирү һәм тәрбия бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Ю.Пухова, РФның ТР буенча наркотиклар әй­ләнешенә контрольлек итү федераль хезмәте ида­рәсе начальнигы яр­дәмчесе Л.Кудряшова, балалар бакчалары мө­дирләре, мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре катнашты.

Җыелган җәмәгать наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең педагогикада бик мөһим булган эшчәнлеге, районда бу юнәлештә алып барыла торган гамәлләр белән таныштылар. Күтәрелгән тема буенча иң элек мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика үзәге методис­ты Н.Вәлиуллина чыгыш ясады. Ул мәгариф идарәсе һәм белем бирү учреждениеләрендә 2010-2012 елларда наркотикларга каршы профилактика эшенең оештырылу системасы турында бәян итте. Мәгариф учак­ларында наркомания­не профилактикалау эше шәһәр мэры И.Касыймов рәислегендә Бөгелмә муниципаль районының наркотикларга каршы көрәш планы нигезендә оештырыла. Ай саен мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, директор урынбасарлары, социаль педагоглар, педагог-пси­хологлар катнашында үтә торган киңәшмәләрдә балалар һәм ата-аналар белән наркоманияне профилактикалау буенча шәх­си һәм төркемнәрдә оештырылган эшкә кагылышлы сораулар карала. Квартал саен бу эшкә йомгак ясала, эш нәтиҗәләре ачыклана. Һәрдаим әлеге юнәлештә гомумбелем бирү учак­ларында "Сәламәт кеше мәктәбе", "Уңышка юл", "Мин һәм минем сә­ламәтлегем" һәм башка максатчан программалар тормышка ашырыла. Мондый эш нәтиҗәсендә балалар тикшеренү һәм проект эшчәнлегендә, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда күпкә активрак катнаша башлаганнар, балигъ булмаганнар эшләре комиссиясендә һәм бүлек­чәсендә исәптә торучылар саны да кимегән - былтыргы белән чагыштырганда, бу сан 134тән 65кә калган. Укучылар арасында наркотик һәм психотроп матдәләр куллануны ачыклау максатыннан уздырылган профилактик медицина тикшерүе нәтиҗәсендә, соңгы 3 ел­­­да бер генә начар мисал да ачыкланмаган. Уку­чыларның спорт белән актив шөгыльләнүләре дә сәламәт яшәү рәвешенә - зур таяныч. 2011 елда Татарстан Республикасының белем би­рү учреждениеләрендә массакүләм спорт эш­лә­ре һәм физкультура-сә­ламәтләндерүне үстерү буенча муниципаль оешмалар рейтингы нәтиҗәләре буенча Бөгелмә районы I урынга лаек булды, ә быел республика буенча - II урында. Каникуллар дәвамында мәктәп алды, хезмәт, шәһәр читендәге лагерьларның эшчәнлегендә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләр бирә. Шулай ук "түгәрәк өстәл" утырышында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда беренчел начар гадәтләрне профилактикалау" турында 14 нче "Журавушка" прогимназиясе методисты А.Иванова бәян итте, 7 нче гимназия пси­хологы И.Лакомова "Sа­МоSтоятельные дети" проектының күркәм нә­тиҗәләренә тукталды. Кайбер мәктәпләр үзләрендә бу юнәлештә башкарылучы эш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.

Соңыннан хакимият бинасында һәр өлкәне тикшергән комиссия әгъ­залары катнашында йомгаклау утырышы үтте, күргәннәр, ишеткәннәр турында уртага салып сөйләнде, башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса