Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Кыстыбый: милли ризыкны ничек дөрес итеп әзерләргә

Кыстыбый – татар һәм башкорт халкының төче камырдан әзерләнә торган милли ризыгы.

Эчлеге сыйфатында тары, манный боткасы, бәрәңге боламыгы, эремчек кулланырга мөмкин.

Камырга: 0,5 стакан сөт,  2 стакан чамасы он, 50 грамм атланмай, 1 йомырка, 1 чәй калагы шикәр, тоз кирәк.

Эчлек өчен: 3 бәрәңге, 1 суган, 0,5 стакан сөт, 50 грамм акмай.Тагын 50 грамм майны эретергә туры килер, анысы – әзер кыстыбыйны майлау өчен.

Кәстрүлдә яки тирән мискада җылы сөт, йомырка, атланмайны катнаштырабыз. Он салабыз һәм акрынлап аны сөт-йомырка катнашмасына кушабыз. Камырны кул белән басабыз. Күпме он кирәген ничек аңларга соң? Камыр кулга ябышмый башларга тиеш. Әзер камырны тастымал белән каплап, ярты сәгатькә калдырабыз.

Бәрәңге әрчибез, кечкенә кисәкләр итеп, тозлы суда пешереп алабыз.  Суганны шакмаклап турап, алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Кайнаган бәрәңгегә май белән сөт кушып изәбез, аңа кыздырылган суганны өстибез. Барысын да болгатабыз.

Камырны колбаса рәвешендә сузып, 8-10 кисәккә бүләбезз. Һәр кисәкне юка җәймә итеп җәябез.

Ике яктан Берничә минут эчендә коры табада ике ягын да пешереп алабыз. Әзер җәймәнең яртысына шунда ук бәрәңге боламыгы салабыз, аны икенче яртысы белән каплыйбыз. Табынга Бирер алдыннан эретелгән акмайны өстенә сибәбез.

Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса