Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы мәгълүмат

Исраф булмасын дисәң...

Сакчыллык...

“Ватсапп”тан бер хәбәр килде әле: “Яңа ел бәйрәмнәрендә ашап үләсез бит инде, бераз тыелып торыгыз”, -- дигән. 

-- Әйе, булган ризыкны әрәм итәсе килми, “Әйдәгез, спасать итәргә кирәк бит моны!” -- дия-дия, утырабыз да ашыйбыз шул, -- дип яза икенчесе моңа каршы. 

Ә мин шуларга ияреп, Яңа ел алдыннан кибеттән алган бер тәме дә булмаган матур-матур свежий помидорларны ничек “спасать” итүем турында сөйлим әле. Шул килеш ашарлык түгел, кыяфәте матур булса да, бер тәме дә юк. Салатка кушасы да килми, чөнки, кем әйтмешли, чүбек чәйнәгән кебек чәйнәп утырырга туры киләчәк үзләрен. Ә ташларга жәл -- акча җимеше, матур үзе... 

Бәйрәмнәр арасында, калдык әйберләрне җыештыра торгач, яңа ризык әзерлисе дә килми башлаган бер көнне, кичке ашка хутка җибәрдем мин боларны. Өч помидорым бар иде, өчесен дә угычтан удым да, бераз сыек май салынган табага бушаттым, суган турап салдым, болгата-болгата бераз гына -- 2-3 минут чамасы -- кайнатып-пешереп алдым да, өстенә һәр помидорга икешәр йомырка сытып, нык кына болгаттым, тәменчә тоз, бераз борыч сиптем. Болгата-болгата тагын пешереп алдым. Санаулы минут эчендә бер дигән җиңел кичке аш булды да куйды. Әзерләргә дә җиңел, ашарга да... Тәмле үзе. 

Кемдер моны әллә кайчан беләдер дә бәлки -- яңалык булмас, ә кемдер белмидер. Белеп онытканнарның исә исенә төшерим әле дидем.  

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса