Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнекеләр

Хезмәткәрләрне яклау – беренче урында

"ТНГ-ЛенГИС" оешмасы җитештерүдә генә түгел, җәмәгать эшчәнлегендә дә алдынгы рәтләрдә балкый. Биредә хезмәткәрләр саны да шактый - коллектив 806 кешедән тора (Бөгелмә участогында - 143 кеше), шуларның нибары 48е профсоюзга кермәгән.

Ләйсән ЙОСЫПОВА.
Автор фотосы.
Хезмәткәрләрне кайгырту радиактив матдәләрне саклау һәм исәптә тоту өчен җаваплылык инженер А. Павловка йөкләнгән. Әлеге белгеч дүртенче ел бүлекчәнең цех комитеты рәисе булып тора. Алексей Борисович белән беррәттән профсоюз комитеты активында 9 хезмәткәр көч куя. Ярдәмчел, актив, кеше хәленә керә белүче һәм төп вазифасыннан тыш хезмәткәрләр мәнфәгатен кайгыртуны максат итеп алган казначей Ю. Галущакны, юлламалар белән шөгыльләнүче А. Галиеваны, җитештерү секторыннан А. Борисовны, мәдәни-масса секторы өчен җаваплы В. Шмонинны аерым билгеләп үтәсе килә.
Билгеле инде, коллективта профсоюз юнәлешендә зур эшләр башкарыла. Агымдагы елның беренче яртысында культуралы ял итәргә теләүче хезмәткәрләр өчен концертларга билетлар, бассейнга 81 абонент алынган. Балаларны яклау көне уңаеннан, хезмәткәрләрнең балалары өчен Уфа шәһәре планетариена экскурсия оештырылды, биредә 36 бала күңел ачу мөмкинлеге алган. Җәмгыять хезмәткәрләре өчен Казан шәһәренә сәяхәт оештырылган. Пенсионерлар өчен телдән һәм язма гаризалар буенча тиешле ярдәм күрсәтелеп тора.
Предприятиенең яшь хезмәткәрләре дә игътибардан читтә калмый, алар өчен табигатьтә ял һәм спорт ярышлары оештырыла, шунда ук уртак җыелышлар
да үткәрелә. 2014 елның беренче яртысында "ТНГ-ЛенГис" җәмгыятенең 29 хезмәткәре - профилакторийларда, 2 кеше - Кара диңгез яры буенда, 31 бала "Сосновка" сәламәтләндерү комплексында ял итте. Предприятие администрациясе хезмәткәрләрнең ялын оештыруда һәрвакытта да профсоюз комитетына теләктәшлек күрсәтә. "Һәрвакыт аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез. Әгәр дә ниндидер аңлашылмаучылыклар килеп чыкса "ТНГ-Групп" җәмгыяте профсоюз комитетының җаваплы белгечләре киңәшләре һәм эшләре белән һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Шулай ук, "ТНГ-ЛенГис" җәмгыяте директоры
В. Харламов та, нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, бервакытта да каршы килми, һәрвакыт уңай җавабы белән сөендерә. Профсоюзның
барлык актив әгъзаларына цех комитеты эшчәнлегендәге зур ярдәмнәре өчен рәхмәт", - дип, уй-фикерләре белән уртаклаша Алексей Борисович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса