Җылыту. Помидор һәм кыяр орлыкларын калайга җәеп, 3 сәгатькә 60 градус җылылыктагы мичкә куеп алыгыз.
Зарарсызландыру. Җылытылган орлыкларны 20 минутка марганцовка эремәсенә салыгыз (ярты стакан суга 1 г). Эремәдән алганнан соң орлыкларны яхшылап юыгыз һәм киптерегез.
Чылату. Чәчәр алдыннан орлыкларны юылган савытка салыгыз, су агызыгыз. Орлыкларның төрлесен төрле вакыт тотыгыз: кишер, помидор, суган, чөгендерне - ике тәүлеккә якын, борчак, кәбестә, торма, кыяр, ташкабакны - 12 сәгать чамасы. Тәүлек дәвамында 2-3 тапкыр суын алыштырырга онытмагыз. Шуннан соң гына чылатылган орлыкларны туфракка чәчегез.
Чыныктыру. Җылытылган, зарарсызландырылган, чылатылган кыяр һәм помидор орлыкларын кайнар су белән пешекләгән дымлы пычкы чүбенә яки пешекләгән комга куегыз. Орлыкларны шул рәвешле 20-25 градус җылылыкта бүрткәнче тотыгыз. Кайсыберләрендә (5 проценттан артмасын) хәтта үрентеләр дә күренергә мөмкин. Шуннан соң орлыкларны суыткычка яисә карга куегыз. Кыяр орлыкларын башкача да чыныктырырга мөмкин: 5-7 тәүлек дәвамында җылылыкны кискен үзгәртеп торырга кирәк. Кыяр орлыкларын 6 сәгать буена 18-20 градус җылыда, 10 сәгать чамасы 0 градуста тоту яхшы.
Суыту. Кишер, чөгендер орлыкларын чәчәр алдыннан 2 атна кала суда чылатыгыз. 15-22 градус җылыда тотыгыз һәм 3-4 сәгать саен болгатып торыгыз. Орлыкларның 5 процент чамасы борынлап чыккач, аларны суыткычка куегыз. Алар чәчкәнгә кадәр 0 градуста сакланырга тиеш.
http://shahrichalli.ru