Язгы бозга ышанма
"Язгы боз ястык калынлыгы булса да, ышанма", - ди халык. Чыннан да, көзге боз кеше авырлыгыннан чатыр-чатыр чатный башлый, ә язгы боз кеше баскан җирдә туп-турыга ишелеп кенә төшә.
Юлия ЧУРИНА,
ТР гражданнар оборонасы
һәм гадәттән тыш хәлләр буенча Бөгелмә укыту-методик үзәге
филиалы укытучысы.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Яз көне кешеләрнең ваемсызлыгы еш кына үлем очракларына да китерә. Ярдан аерылган боз өстендә агып киткән балыкчыларны коткару өчен генә дә ел саен күпме көч сарыф ителә!
Язгы боз кызыксынучан һәм хәрәкәтчән балаларны да үзенә нык җәлеп итә. Алар, курку хисен тоймыйча, бер боз кисәгеннән икенчесенә сикереп уйнарга да яраталар. Шуңа күрә язгы боз өстеннән йөрүнең бигрәк тә куркыныч икәнен аларга әти-әниләр дә, укытучылар да аңлатырга тиеш. Алай гына да түгел, бу чорда балаларны ныклы контрольдә тоту да комачау итмәс. Боз кузгалганда, ташу акканда текә ярда торырга ярамаганлыгын да балалар белеп торсын: көчле агым нәтиҗәсендә җирнең убылып төшү куркынычы бар.
Ә инде шулай да боз ватылып, суга төшеп китәсез икән, югалып-каушап калмаска, тиз һәм тәвәккәл эш итәргә кирәк: колачны җәеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча гына боз читенә эләгергә, аннары ипләп кенә өскә чыгарга тырышыгыз; чыгып җиткәч, яткан хәлдә шуы-шып кына кирегә - үзегез килгән якка хәрәкәт итегез, ярдәмгә кешеләр чакырыгыз.
Бозлы суга төшкән кешене коткарганда да бик сак эш итү сорала: бозга ятып, аяк-кулларны киң җәеп кенә шуышып, аңа якынаерга була. Коткаручылар берничә кеше икән, шулай ук ятып, бер-бер артлы чылбыр сыман тагылып, бер-береңнең аягыннан тотып кына шуышырга кирәк, беренче барган кеше батучыга шарф, колга, бау кебек нәрсәнең бер башын суза. Көпшәк бозда хәрәкәт итү бик кыен, шуңа күрә батучыга такта, таяк кебек каты нәрсә сузганда, аны ялгыш имгәтүдән сак булыгыз. Бозда аерылып киткән балыкчыга көймә белән якынлашканда да зур саклык белән ипләп кенә килеп туктау сорала.
Шунысын да истә тотыгыз, чыныкмаган кеше, температурасы 0 градус чамасы булган суда 10-15 минут чамасы торса, аңын җуярга мөмкин. Шуңа да судан чыккан кешегә тиз генә коры киемнәр бирергә, баллы әйбер ашатырга һәм, ул тәмам җылынып җиткәнче, актив хәрәкәтләндерергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа