"Сәнәгать туризмы": Татарстанда мәктәп укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү проекты эшли башлый
Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен "Сәнәгать туризмы" һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру башланачак.
Быел Татарстанда мәктәп укучылары өчен "Сәнәгать туризмы" һөнәри юнәлеш бирү проектын гамәлгә ашыру башланачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
"Быел "Содружество" компаниясе белән берлектә яңа һөнәри юнәлеш бирү проектын башлап җибәрәбез", - дип сөйләде спикер.
Аның сүзләренә караганда, проект республика шәһәрләре һәм районнарының халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
"Балаларны предприятиеләргә түләүсез китерү белән тәэмин итәргә планлаштырабыз. Мәсәлән, Казаннан без балаларны Яшел Үзәнгә, Горький исемендәге заводка һәм Серго исемендәге заводка экскурсиягә алып килергә ниятлибез. Анда Яшел Үзән, Буа, Биектау, Арча, Кукмара, Саба, Балтач, Кайбыч, Әтнә районнары укучылары катнашачак. Бездә инде маршрут эшләнгән, тимер юл тармагы буенда нинди предприятиеләр бар, алар эшкә урнашу географиясен киңәйтү өчен барачак, – дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.
Министр билгеләп үткәнчә, проектта эре эш бирүчеләр кызыксыну белдергән инде. Мәсәлән, С. П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, "Казанкомпрессормаш", КМПО һәм башкалар.
"Әгәр проект үзен тәкъдим итә икән, анда катнашырга теләк белдергән эш бирүчеләр саны артачак, шәһәр яны укучыларын йөртү географиясе киңәйтеләчәк", - дип тәмамлады сүзен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа