Бөгелмәдә бу елның беренче авыл хуҗалыгы ярминкәсе якшәмбе көнне үтәчәк
Ул "Ленин урамы, 129" адресында, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) эшләячәк. Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре халыкка ит, сөт, балык, яшелчә продукцияләре, урман күчтәнәчләре, кул эшләнмәләре һәм башка товарлар тәкъдим итәчәкләр. Язның беренче бәйрәме -...
Ул "Ленин урамы, 129" адресында, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) эшләячәк.
Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре халыкка ит, сөт, балык, яшелчә продукцияләре, урман күчтәнәчләре, кул эшләнмәләре һәм башка товарлар тәкъдим итәчәкләр.
Язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан файдалы һәм экологик чиста продукция сатып алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Ә волонтёрлар өлкән яшьтәгеләргә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләргә сатып алган әйберләрен өйләренә кайтарып бирергә булышачак.
Сезне 5 март көнне иртәнге сәгать 8дә көтеп калабыз. Бәйрәм алды ярминкәсенә рәхим итегез!
Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа