Бөгелмә урамнары буйлап "Үлемсез полк" узачак
Актуаль тема

Бөгелмә урамнары буйлап "Үлемсез полк" узачак

"Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясе

9 май көнне Бөгелмәдә "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә катнашучыларның шәһәр буйлап йөреше узачак.

Башлана - 15.00 сәгатьтә (администрация бинасы: Гафиятуллин урамы, 7 йорт адресы буенча). Тезелү - 14.00 сәгатьтә. "Үлемсез полк" "Мәңгелек дан" мемориалына кадәр барачак.