Тигез гомер итегез!
Туй - мәхәббәт бәйрәме ул. ЗАГСта тантаналы төстә язылышу мизгелләре дә - гомерлеккә истә кала торган минутлар. Узган атнаның җомгасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә пәнҗешәмбе көнне - 6, җомгада - 9, ә шимбә көнне 11 пар язылышты. 8 июль көнне илебездә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләнеп...
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.
Тормышыгыз булсын түп-түгәрәк
Пар аккошлар йөзгән күл кебек!
Ихластан сөегез бер-берегезне
Чын мәхәббәт бит ул мәңгелек!
Әйе, кайбер парлар туй көнен Мәхәббәт бәйрәменә махсус туры китереп билгеләсә, кемнәр өчендер бу үзеннән-үзе шулай килеп чыгып, аларның истәлекле көннәренә тагын да бер бизәк булып, икеләтә бәйрәм ясаган. Мәсәлән, Артур Гомәрбаев һәм Гүзәл Мөхәммәдиева (рәсемдә) болай диләр: "Без бу көнне алдан үк планлаштырмадык, барысы да үзеннән-үзе карар ителде. Бәйрәм икәнен дә белмичә, ни өчендер нәкъ менә шушы көнне туй көне итеп сайладык". Бәхетле пар кәләшнең дус кызының туенда танышкан, бүгенге кияү егете бәйрәмгә дусты белән килгән була. Менә инде 3 ел очрашып йөргәннән соң гашыйклар язмышларын бергә кушарга карар кыла. Чыннан да, әлеге парның йөзләрендә ихлас ярату, бәхет чаткылары, алар бер-берсен табышкан.
Әйе, бу көнне яшь парлар барысы да бәхетле, алар яңа тормыш юлына олыдан-олы хыяллар, матур теләкләр белән атлыйлар. Яшьләрнең барысына да бәхетле, тигез тормыш, исән-сау, әхлаклы сабыйлар гына телисе килә.
"Кәбисә елында өйләнешергә ярамый дигән гыйбарәләр йөрсә дә, яшьләребез имеш-мимешләргә колак салмыйлар, киләләр, язылышалар. Бары тик тиздән ураза ае башлану сәбәпле генә, гариза биргән күп кенә парлар кабат килеп, истәлекле даталарын соңрак вакытка күчерделәр", - дип сөйләде Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Илвира Илдар кызы Сәгъдиева. Ә гомуми саннарга күз салсак, былтырның беренче яртысында ЗАГС бүлегендә 306 пар язылышкан булса, быелның шул вакытына 277 пар кавышкан.
Ә туйлар дәвам итә. Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, аңлашып яшәгез, дуслар! Шул вакытта гына үзенчәлекле көннең нәтиҗәсе дә матур булыр. Ничек кенә булмасын, бәхет алдыгызга үзе ишелеп төшмәячәк бит. Уңышлы көннән файдалана белергә кирәк.
Гомер юлы, һәрвакыттагыча, уртак тырышлык белән генә хәерле була. Бәхетле тормыш юлы сезгә, яшь кияү-кәләшләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа