Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Сабан туе бүген бездә!

Шатлыклар - күңелебездә, Ал кояш - күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка, Сабан туе бүген бездә. Иң уртага утыртканнар Иң озын бер колганы - Колганың да бик тиз генә Менеп булмый торганы. Җиңгиләр биреп җибәргән Бизәкле бүләкләрен, Ә малайлар көрәшергә Сызганган беләкләрен. Ә кызлар киеп чыкканнар Иң матур күлмәкләрен. Латыйп бабай төяп...

Шатлыклар - күңелебездә,
Ал кояш - күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабан туе бүген бездә.

Иң уртага утыртканнар
Иң озын бер колганы -
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.

Җиңгиләр биреп җибәргән
Бизәкле бүләкләрен,
Ә малайлар көрәшергә
Сызганган беләкләрен.

Ә кызлар киеп чыкканнар
Иң матур күлмәкләрен.
Латыйп бабай төяп килгән
Иң ныклы чүлмәкләрен.

Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларның уртакларын.

Җилферди чиккән сөлгеләр,
Бүләкләр - күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та -
Сабан туе бүген бездә!

- дип яза Роберт Миңнуллин һәм әлеге шигырь юллары белән милли бәйрәмебез - Сабан туеның чын асылын ачып бирә. Әйе, нәкъ менә шул шигырь юлларында әйтелгәнчә, көтеп алабыз шул без аны. Олысы-кечесе, карты-яше, ма­лайлар-кызлар, апалар-абый­лар, әбиләр-ба­бай­­­лар - барысы да, кайчан булыр икән Сабан туе дип, зарыгып көтеп торалар. Һәм менә көткән бәйрәм көннәре дә килеп җитә, халык мәйданга агыла.

Быел районыбызда Сабан туе "Бөгелмә продкорпорация­се" җәмгыяте эшләгән авыл җирлекләрендә: Иске Исаково, Наратлы, Сугышлы авылларын берләштереп, 3 июнь көнне башланып китте. Шунысын да әйтергә кирәк, "Бөгелмә продкорпорациясе" /директоры - Марат Сабиров/ милли бәйрәмебезне герой-якташыбыз Газинур Гафиятуллин яшәгән һәм сугышка киткән Сугышлы авылы янындагы мәйданда үткәрүне гадәткә кертте һәм аны ел саен оештыра. Шуңа күрә бәйрәмгә безнекеләр генә түгел, якын-тирә районнардан, хәтта башка төбәкләрдән дә кунаклар килә торганга әйләнде һәм әлеге матур традиция киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанасы килә. Шулай булганда, Сугышлы Сабан туеның даны тирә-юньгә тагын да ныграк таралыр да кунак­лары да күбрәк булыр, шәт.

Бу көнне инде шулай ук матур гадәткә әйләнгән, ге­рой-якташыбыз Газинур Га­фия­­­­­­туллинның истәлеген мәң­­­­­­ге­­лә­штерү максатыннан, Бө­­­­гел­­мә-Сугышлы марафо­ны үткәрелә. Быел әлеге йө­герүдә кечкенәләрдән алып, өлкәннәргә кадәр 25 спортчы катнашты. Беренче булып Сабан туе мәйданына Рөстәм Шәфигуллин йөгереп килде һәм әлеге марафонның җиңүчесе булды, шулай итеп, быел да әлеге егеткә тиңнәр табылмады. Аннан соң әле шактый гына вакыт дәвамында калган йөгерешчеләрнең килгәнен көтәргә туры килде, 22 чакрым араны узу күп көч сорый шул.

Сабан туе тантаналы төстә башланып китте. Минзәки Зарипов үзенең "Мираж" атында, колгага бәйләнгән сөлгеләрне тотып, мәйдан әйләнде, бәй­рәм­гә халыкчанлык рухы бирде. Бәйрәм котлауларсыз булмый, әлбәттә. Сабан туеның мәртәбәле кунаклары: Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, "Рацин" дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры урынбасары Әнвәр Мәүлетов уңган авыл хезмәтчәннәренә котлауларын, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерделәр. Илдус Касыймовның: "Сабан туе - халкыбызның бигрәк тә көтеп алган милли бәйрәме. Шуңа күрә аны тиешле дәрәҗәдә үткәрергә кирәк", - дигән сүзләре алкышларга күмелде. Милли бәй­рәмебезнең ишекләре кунак­лар өчен дә ачык. Моның шулай икәнен авыл җирлеге башлыклары котлауларында да күрергә мөмкин булды. Иске Исаково авыл җирлеге башлыгы Антонина Елисеева җыелганнарны котлавын - рус телендә, Наратлы рәисе Сергей Дмитриев - чувашча, Татар Димскәе авыл җирлеге башлыгы Риваль Зәйнуллин ана телебездә җиткерделәр. Әйе, башка милләт вәкилләре дә яратып киләләр шул бәйрәмебезгә!

"Бөгелмә продкорпорациясе" директоры Марат Сабиров чәчү алдынгыларын тәбрикләде. Быел җәмгысе 10 мең гектарга якын җирдә чәчү эшләре башкарылуын әйтте. Бүләкләнүчеләрнең күп булуы, аларның җыелып мәйдан әйләнүе бәйрәмне тагын да ямьләде. Бар икән бит әле безнең тырыш авыл агайлары дигән фикерне ныгытты.

Сабан туена кемдер - ат чабышын, кемдер - татар көрәшен, кемдер башка уеннарны карарга, аларда катнашырга дип килә. Бу көнне дә аларның өметләре акланды. Тантаналы өлештән соң спорт ярышлары башланып китте. Ат чабышларын яратучылар узышлар буласы урынга ашыкты. Юртаклар ике төрдә ярышты: ат өстендә һәм коляскаларда җилдерделәр. Җайдаклар атка атланып чапканында күршеләребез Баулыдан "Аккела" һәм "Милана" кушаматлы атларда Виталий Семеночкин һәм Эмил Хөсәенов беренче һәм икенче килделәр, өченче урында - "Казбек" атында "Бөгелмә продкорпорациясе" хезмәткәре Мәгъсүм Нәбиуллин. Коляскалы ярышларда "Салават" кушаматлы атта Геннадий Абрамов /Наратлы/ - беренче, "Буга" атында Динар Китанов /Бау­­­лы/ - икенче, "Мираж"да Минзәки Зарипов /Иске Исаково/ өченче булып килделәр. Шуннан соң кәефе күтәрелгән халык мәйданда барган уеннарны карарга ашыкты. Ә анда милли көрәшебез кызганнан-кыза барды. Башта 14 яшькә кадәрге малайлар көч сынашты. Алар арасында Александр Филиппов /Бөгелмә/ бер­­кемгә бил бирмәде, финал көрәшендә аңа оттырган Илнас Бәйрәмов икенче калды. 18 яшькә кадәрге көрәшчеләр арасында Бөгелмәдән килгән абыйлы-энеле Айназ һәм Рамил Алтынбаевларга тиңнәр булмады, Эмил Хөсәенов /Баулы/ өченче урын белән канәгатьләнде. Монда шунысын да әйтергә кирәк, Айназ Алтынбаев узган ел да Сугышлы Сабан туенда башка районнардан килгән яшьтәшләрен бер-бер артлы аркаларына салып, район данын яклап калган иде. Быел да матур көрәш күрсәтеп, җиңү яулады. Аннан соң ул инде зурлар арасында да көчен сынап карады һәм бары тик Әлмәттән килгән танылган көрәшче Айвар Билаловка гына оттырып, икенче урынны яулады. Безнең Бөгелмәдә милли көрәш мәктәбенең гомумән булмавын истә тотсак, Айназның зур уңышы бу! Аннан соң аның аягына энесе Рамил дә басып килә, ләбаса! Өметле, тырыш егетләр. Ки­ләчәктә аларны Бөгелмә Сабан туеның баш батырлары итеп күрергә насыйп булсын иде.

Сабан туе менә шулай кү­ңелле үтте. Бөгелмә Техника йорты хезмәткәрләре бәй­рәмнең мәдәни өлешен матур гына алып бардылар. Ахырдан авыл халкының шатлыгына яңгыр сибәли башлады, тора-бара явым көчәйде. Хәерле яңгырлар, хәерле уңышлы еллар булсын!

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: сабан туе