8 февраль 2012 яңалыклары
-
Динебездә шәфкать өстенлекле
Мәүлид аеның (рабигыль-әүвәл) 12 нче көнендә, быел ул 4 февральгә туры килде, мөселман халкы Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) зурлап искә ала. Бу айда аңа багышланган чаралар үткәрү күркәм бер горефкә әйләнде. Халкыбыз Мәүлид аен борынгы чорлардан ук ай буе хөрмәтләгән. Күрше-күлән, туган-тумача, кан-кардәш арасында, динебез кушканча, шәфкатьле-миһербанлы булу тагын да арткан.
-
МЧС кисәтә
Озакка сузылган каты салкыннарга һәм алдагы көннәрдә дә шундый ук суык һава торышы фаразлануга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәш итә: шәхси автомашиналарда урманнарга, балыкка барудан, табигатькә чыгудан тыелып торыгыз; балаларны урамга ялгызын чыгармагыз; квартирларны, подъездларны җылыту чараларын күрегез; үзбелдек белән ясалган җылыту приборларын кулланмагыз, ә мичләрнең...
-
Күптән кирәк булган
Газета битләрендә хәбәр ителгәнчә, үткән шимбәдә шәһәребезнең Техника йортында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймовның халык белән очрашуы узды. Торак-коммуналь хезмәтләренә кагылышлы мәсьәләләргә багышланган киңәшмә эше 5 (!) сәгатькә якын барды, әмма сорау бирүчеләр саны кимемәде.