7 декабрь 2011 яңалыклары
-
Һәркем үз эшен төгәл башкарсын иде
2011 елның соңгы аена - декабрьгә дә килеп кердек, җәмәгать. Димәк, 2012 елның беренче яртысында да уңышларга бергәләп шатланыр, проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен, билгеле инде, тизрәк "Бөгелмә авазы"на язылып калырга кирәк. Әйткәнебезчә, без сездән - әбунәчеләребездән башка яши алмыйбыз.
-
Битарафлык булмады
4 декабрь көнне VI чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлау узды. Дүшәмбе исә илебез халкы аның беренчел нәтиҗәләре белән таныша алды. Татарстан Республикасында узган сайлау нәтиҗәләре белән ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән үткән брифингта таныштырдылар.
-
Шигърият
Төзәлмәслек яра Төзәлмәслек яра мәңгелеккә Урын алды йөрәк түрендә. Күпме генә яктыртса да кояш, Якты түгел минем күңелдә. Зәңгәр күкне иңләп, кара болыт Матурлыкны кинәт каплады. Аяз көнне кинәт салкын яңгыр Битләремә бозын ташлады. Йөрәк әрни, никтер ярсый һаман, Юата алмыйм һич тә үземне, Сагышларның ачы томаннары Томалады ике күземне....
-
Ул бит безнең гүзәл җырыбыз
Көллиятебезгә Лениногорск районыннан "ялгыш кына" бер кыз килеп урнашты. Ни кыяфәте безнеңчә түгел, ни укырга теләге юк, тәртибе белән дә бик нык аерылып тора... "Озакка тукталыр микән бу?.. " - дип уйларга өлгермәдек, "адашкан кыз" юкка да чыкты.
-
Әнием китабы
2 нче "Батыр" балалар бакчасының матур итеп бизәлгән якты, ямьле залында килгән кунакларны моңлы көйләр, матур җырлар белән музыка җитәкчесе Әлфия Шакирова каршы алды.
-
Энә дә... дөя дә
Ил күләмендә, республика һәм җирле даирәләрдә дә коррупциягә каршы ут ачылганы күпләребезгә мәгълүм. Әйе, җәмгыять өчен зур куркыныч тудырган әлеге афәткә каршы ил җитәкчелеге ныклы көрәш башлады. Аның барышы өч башлы аждаһа белән көрәшне хәтерләтсә дә, билгеле бер нәтиҗәләр инде бар. Гаммәви мәгълүмат чаралары һәрдаим әле теге төбәктә, әле бу...
-
Эшмәкәрләр очрашты
1 декабрь көнне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов белән очрашуда кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә кагылган актуаль мәсьәләләр каралды.
-
Һәр гамәлнең үз вакыты була
Сүзем - Авыл хезмәтчәннәре көнен уздыру турында.