Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

“Ялкын” приютында Яңа ел могҗизалары

Яхшылыкны кире алыр өчен түгел, ә чын күңелдән, башкаларның бәхете өчен эшлиләр. Шушындый девиз астында "Ялкын" социаль приютында күп төрле хәйрия акцияләре узды. "ДоброДОМ" волонтерлар хәрәкәте, 1 нче икмәк комбинаты, "Нефтепродукт" җәмгыяте, шәһәр базары, Яшьләр сарае, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Бөгелмә төзелеш-техника көллияте студентлары, 2 нче лицей укучылары, Яруллиннар гаиләсе "Ялкын"...

Яхшылыкны кире алыр өчен түгел, ә чын күңелдән, башкаларның бәхете өчен эшлиләр. Шушындый девиз астында "Ялкын" социаль приютында күп төрле хәйрия акцияләре узды.

"ДоброДОМ" волонтерлар хәрәкәте, 1 нче икмәк комбинаты, "Нефтепродукт" җәмгыяте, шәһәр базары, Яшьләр сарае, балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Бөгелмә төзелеш-техника көллияте студентлары, 2 нче лицей укучылары, Яруллиннар гаиләсе "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр өчен Яңа ел алдыннан киләчәккә өмет, үз көчләренә һәм могҗизаларга ышаныч бүләк итте.

Билгеле булганча, 2018 ел Россия Президенты Владимир Путин иреклеләр һәм волонтерлар елы дип игълан итте.

Шуңа күрә социаль приют волонтерлары бу елда биредә тәрбияләнүчеләргә үз язмышларын мөстәкыйль рәвештә оештырырга, акча эшләргә, аларны акыл белән туздырырга, яңа төрле һөнәрләргә, шахмат, бию, футбол, җырларга, бәлки хәтта, пирог, аш пешерергә, тегәргә, прическалар ясарга да өйрәтербез.

Анастасия Натальина,

директор урынбасары.

Фото авторы Фирдәүсә Гыйльманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса