Прокуратура пенсионерга мошенниклар белән көрәштә үз хокукларын якларга ярдәм итте.
Бөгелмәдә суд 68 яшьлек җирле кеше мәнфәгатьләрендә шәһәр прокуратурасы дәгъвасын канәгатьләндерде — җавап бирүчедән нигезсез баю суммасы буларак 108 мең сумнан артык түләтелгән.
2024 елның 13 сентябрендә пенсионерга билгесез кеше шалтыраткан һәм, үзен оешма хезмәткәре дип таныштырып, акчаны төзелеш материаллары өчен алдан түләү сыйфатында күчерергә күндергән. Әмма, банк күчермәсе нигезендә, түләү төзелеш материаллары китерү белән берничек тә бәйле булмаган физик зат счетына кергән.
Шәһәр прокуратурасы нигезсез баю һәм пенсионер мәнфәгатьләрендә мораль зыянны компенсацияләү суммасын түләтү турында судка дәгъва гаризасы юллаган.
Суд ведомство таләпләрен тулысынча канәгатьләндерде: акча алу законсыз дип танылды, җавап бирүчене зыян күрүчегә бөтен сумманы кайтарырга мәҗбүр иттеләр.
Суд карары әлегә законлы үз көченә кермәгән.