Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җомга кичендә

Дамир Йосыпов Airbus А321 лайнерын коткару белән Аллаһы Тәгалә идарә итүен әйтте

Бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утырткан Дамир Йосыповка Россия мөселманнарының иң зур бүләген тапшырдылар.

Россия Мөфтиләр шурасы һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти шәех Равил Гайнетдин Дамир Йосыповка Россия мөселманнарының иң зур бүләге - «Хезмәт өчен» орденын тапшырды. Йосыпов экипаж һәм пассажирларның Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкате белән исән калуын әйтте. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итте.

«Урал авиалинияләре» пилоты Йосыпов үзенең җавап сүзе белән чыгыш ясады. «Иң зур бүләк — кешеләрнең исән калуы, алар үзләренең якыннары янына кайтты. Бу безгә тормышның кадерен белергә кирәклеген дә искәртеп тора», — диде очучы.

Татарстанның Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бүләкләү тантанасы Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә узган.

«Үзебезнең мөселман кешесенең экипаж белән бергә шундый лайнерны исән-имин җиргә төшереп утыртуы, пассажирларның гомерен саклап калуы турындагы яңалыкны без сокланып кабул иттек. Сез яшьләр өчен чын мәгънәсендә үрнәк», — диде Равил Гайнетдин. Ул Дамир Йосыповка 25 миллионлы мөселман өммәте исеменнән рәхмәт белдерде.

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов һәм Георгий Мурзинга Россия Геройларының алтын медальләрен тапшырды. Август аенда алар бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утыртты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса