Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

ЮХИДИ хәбәр итә: Татарстан Республикасында “Кышкы каникуллар” профилактик чарасы старт ала

2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 8 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә киң масштаблы “Кышкы каникуллар” чарасы узачак, аның максаты – балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү.

2019 елның 11 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 520 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 548 бала яраланган.

Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә авария хәлендә булу аеруча борчу тудыра. 2019 елның 11 ае эчендә республика юлларында 11 пассажир бала һәлак булган.

Бөгелмә муниципаль районы территориясендә агымдагы ел башыннан 18 юл-транспорт һәлакәтендә алты яшьлек бер бала-пассажир һәлак булган һәм 17 бала (алар арасында: 9 җәяүле, 3 велосипедчы һәм 5 пассажир) төрле дәрәҗәдәге яраланган.

Балалар күпләп була торган урыннарда хәлләрнең кискенләшүе сәбәпле, балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау буенча чаралар узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүче кечкенә җәяүлеләр дә игътибарыннан читтә калмаячак. Полицейскийлар яшь инспекторлар отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, “Ата-ана патруле” һәм “Әтиләр патруле” инициативалы төркемнәре, шулай ук “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” иҗтимагый оешмасы белән берлектә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урыны буенча алар белән профилактик эш алып бару өчен тапшырылачак.

Шулай ук полиция хезмәткәрләренең белем бирү оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр уздырылачак. Автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда тематик лекцияләр планлаштырылган.

Көн яктылыгы кыскару, шулай ук начар һава шартларына бәйле юл ситуацияләре кимү шартларында, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кайтаручы элементлардан файдаланырга чакыра.

 

Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА,

ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау буенча инспекторы

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча бүлеге

полиция өлкән лейтенанты

                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса