Бөгелмә укучылары өчен юридик грамоталылык дәресе үткәрелде
Яңалыклар

Бөгелмә укучылары өчен юридик грамоталылык дәресе үткәрелде

Китапханә хезмәткәрләре 2нче лицей укучылары өчен «Закон белән киңәшләшеп» белешмә бюросы оештырды.

Һәр кеше үз тормышында хокукый характердагы проблемалар белән очраша. Юридик грамоталылык кешегә зур дәрәҗәдә ирек бирә һәм теләсә кайсы ситуациядә үз хокукларын якларга мөмкинлек бирә.
Китапханәче балаларны аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды, чарада катнашучыларга төрле хокукый ситуацияләр тәкъдим итте.

Танылган «Колобок», «Золушка», «Три поросенка»" әкиятләре сюжетлары мисалында балалар геройларның нинди хокуклары бозылуын билгеләделәр һәм аларны ничек якларга мөмкин булуы турында фикер алыштылар. 

Чараны оештыручылар катнашучылар игътибарына әдәбият белән китап күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, ул аңлаешлы формада баланың хокукый тормышы, законнары һәм хокуклары турында сөйли.