Бөгелмә студентлары суд процессын реконструкцияләүдә катнаштылар
Яңалыклар

Бөгелмә студентлары суд процессын реконструкцияләүдә катнаштылар

Шәһәр суды базасында «Җинаять процессында суд тикшерүе: гадел хөкем чынбарлыкка әйләнгәч» эшлекле уены узды.

Чарада тәҗрибәле хокук кулланучылар катнашты, алар җитәкчелегендә КИУ көллиятенең Бөгелмә филиалының икенче һәм өченче курс студентлары эш материалларын өйрәнделәр, яклау һәм гаепләү стратегияләрен эшләделәр, шулай ук яклардан сорау алулар һәм фикер алышулар уздырдылар. Гаепләнүче, зыян күрүче һәм шаһитлар ролен шулай ук студентлар башкарды.

Уен сценарие реаль җинаять эше нигезендә җентекләп, гаепләнүчегә карата эшне аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерүдә суд процессының реконструкциясен максималь төгәл үткәрү өчен эшләнгән.

«Рольле уен» форматында мондый гамәлләрне имитацияләү студент-хокук белгечләренә суд процессында профессиональ юристларның катнашу тәҗрибәсен үзләштерергә мөмкинлек бирә.