Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Татарстанда профилактик рейд барышында 300гә якын “тонировка яратучы” җавапка тартылган

2020 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасында үткән рейд барышында Татарстанда әлеге техник төзексезлек белән 296 машина йөртүче административ җавапка тартылды.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе “Тәгәрмәчле транспорт чаралары куркынычсызлыгы турындаТехник регламент таләпләренә туры килми торган пыялалар урнаштырылган (шул исәптән үтә күренмәле төсле пленкалар белән капланган) транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле административ хокук бозуларны профилактикалау буенча көн саен чаралар үткәрә.

Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында Таможня берлегенең Техник регламентына 8нче кушымтаның 4.3нче пункты нигезендә, транспорт чарасының ян як (җил) һәм алгы ян тәрәзәләренең яктылык үткәрү дәрәҗәсе 70%тан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, “Транспорт чараларын эксплуатацияләүгә кертү буенча төп нигезләмәләрнең 11нче пункты нигезендә, транспорт чарасын эксплуатацияләү тыела.

  2020 елның 3 ноябрендә Татарстан Республикасында  үткән рейд барышында Татарстанда әлеге техник төзексезлек белән 296 машина йөртүче административ җавапка тартылды.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.5нче маддәсенең 3.1нче өлеше нигезендә, пыялаларда яктылык үткәрүгә карата таләпләрне бозган өчен 500 сум күләмендә административ штраф рәвешендә җәза каралган. Агымдагы елда шундый 40 меңнән артык машина йөртүче административ җавапка тартылган.

Моннан тыш, закон бозуны ачыклаган Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре машина йөртүчене мондый пыялалы транспорт чарасын алга таба эксплуатацияләргә ярамау турында кисәтә. Кабат хокук бозу очрагында машина йөртүче  Кодексның 19.3нче статьясы буенча (җәмәгать тәртибен саклау һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча бурычлар үтәлүгә бәйле рәвештә полиция хезмәткәренең законлы күрсәтмәсенә яки таләпләренә буйсынмау) җәлеп ителә. Бу маддәдә 500 сумнан 1 мең сумга кадәр административ штраф салу яки унбиш тәүлеккә административ кулга алу каралган. Агымдагы елда әлеге хокук бозу өчен 70тән артык машина йөртүче җәлеп ителгән, аларның 40тан артыгына кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләнгән. 3 ноябрьдә үткәрелгән рейд барышында 6 машина йөртүче җәлеп ителгән, аларның икесенә карата кулга алу рәвешендә административ җәза билгеләнгән.

 Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеге турында искәртә һәм юлларда бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса