Һәлакәт урыныннан качучуны нинди җәза көтә?
Башта качып, инспекторлар килгәч кенә шул урынга яңадан барса, бу качу булып саналамы? Һәлакәт урынын ташлап китүчегә нинди җәза бирелә?
Сорауга автоюрист Марат СОЛТАНОВ җавап бирә:
— 2016 елда Югары суд чыгарган карар буенча, бу качу дип саналмый. Хәл болай булган: йөртүче һәлакәттән соң куркып качкан, әмма инспектор килгәнче, шул урынга яңадан барган, һәлакәт буенча документлар теркәүдә катнашкан. Югары суд фикеренчә, инспектор килгәнче йөртүченең югалып торуын качу дип бәяләп булмый. Ә качкан очракта, 1-1,5 елга кадәр йөртү таныклыгын алу яки 15 тәүлеклек административ арест каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа