Иртәгә машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү узачак
Юл-патруль хезмәте нарядлары юл йөрү тәртибен бозучыларны ачыклаячак.
Рейдлар барышында автоинспекторлар куркынычсызлык каешларын эләктермәүче, пассажирлар һәм балаларны утыртып йөртү кагыйдәләрен бозучыларны, исерек хәлдә яки машина йөртү хокукы булмаган килеш рульгә утыручыларны ачыклаячак.
Чаралар 6 ноябрьдә, 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, Казан-Оренбург юлының 309нчы чакрымында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа