Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Ике сәгать эчендә трасса взводы хезмәткәрләре 7 пассажир автобусын тикшерде

Тикшерү нәтиҗәсендә берничә хокук бозу очрагы ачыкланды.

Бүген 26 июньдә Казан-Оренбург автоюлының 317 нче чакрымында ЮХИДИ трасса взводының шәхси составы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау максатыннан, автобус йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәрде.

Ике сәгать эчендә 7 пассажир автобусы тикшерелде. Машина йөртүчеләрнең берсе куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булып чыкты. Бер җиңел автомобиль йөртүченең аның белән идарә итү хокукы бөтенләй булмаган. Автомобильне махсус стоянкага урнаштырганнар.

Исегезгә төшерәбез, Бөгелмә авазы газетасы әлеге профилактик чара үткәрү турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса