Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмәдә ЮХИДИ инспекторлары 8 август көнне машина йөртүчеләрне күмәк тикшерү үткәрде һәм хокук бозуларны ачыклады

Шимбә көнне ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең шәхси составы машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларын ачыклау буенча массакүләм тикшерү үткәрде.

Үткәрү урыны итеп Казан-Оренбург автоюлының 312нче километры (Лениногорскига чыгу юлы) сайланды.

Тикшерү барышында ике сәгать эчендә  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагы ачыкланды. Дүрт машина йөртүче куркынычсызлык каешын куллану кагыйдәләрен санга сукмаган, берсенең автомобиль номерлары укып булмаслык хәлдә була, ике автомобиль хуҗасы хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшеп барган чакта туктатыла (телефонны кулга тотмый гына сөйләшергә мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазланмаган).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса