Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмәдә “Мобильник” оператив-профилактик чарасы узачак

Чараны 3–31 августта республиканың бөтен территориясендә уздыру планлаштырылган.

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе 2020 елның 3–31 августында Татарстан территориясендә “Мобильник” оператив-профилактик чарасы үткәрелүе турында хәбәр итә. Әлеге чараның төп бурычлары – РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын кисәтү, беренче чиратта – транспорт чарасында хәрәкәт иткән вакытта телефонны кулга тотмый гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазландырылмаган транспорт чараларында, чөнки мобиль гаджеттан файдалану (сөйләшү, смс-хәбәрләр язу, программалар һәм уеннар) машина йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә һәм юл ситуациясенә тулысынча игътибар итәргә мөмкинлек бирми. Ә бу исә еш кына юл-транспорт һәлакәтләренә китерә.

ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе шуны искәртә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пункты нигезендә транспорт чарасында йөртүчегә хәрәкәт вакытында кулдан файдаланмыйча сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланмасы булмаган телефоннан файдалану тыела. Әлеге таләпләрне бозган өчен машина йөртүчегә Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.36.1нче маддәсе нигезендә 1 500 сум административ штраф салына.

Видеоролик @bezdtp “Куркынычсыз хәрәкәт” эксперт үзәгенә кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
,