Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Бөгелмә ЮХИДИ трасса взводы профилактик чара үткәрәчәк

Тикшерү Казан–Оренбург юлының 317нче километрында планлаштырыла.

Иртәгә, 26 июньдә, 6:00–8:00 сәгатьләрдә ЮХИДИ трасса взводының шәхси составы профилактик чара үткәрәчәк.

Тикшерү Казан–Оренбург автомобиль юлының 317нче километрында (Петровкага бару юлында) планлаштырылган.

Чараның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас  бозу очракларын ачыклау буенча машина йөртүчеләрне һәм рейска чыккан, техник яктан төзек булмаган автобусларны тоташка тикшерү.

Киң таралган хокук бозулар арасында – тизлекне тиешеннән арттыру, светофорның тыелган сигналына чыгу, пассажирларны йөртү кагыйдәләрен бозу, йөртүченең кәрәзле телефоннан сөйләшүе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса