Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Юл патруле

Берничә сәгать эчендә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагын ачыклады

Рейд бүген иртән Петровкага чыгу юлында үткәрелде.

Бүген сәгать 6дан 8гә кадәр Казан-Оренбург автоюлының 317нче чакрымында   ТР  Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең аерым махсус батальонының 3нче ротасының 3нче взводы шәхси составы тарафыннан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аерым төрләрен ачыклау максатыннан, машина йөртүчеләрне массакүләм тикшерү буенча профилактик чара үткәрелде.
Ике сәгать эчендә юл-патруль хезмәте хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 7 очрагын ачыклаган. Аларның берсе теркәлмәгән транспорт чарасы белән идарә иткән, ә икенчесе куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Хокук бозулар арасында автомобильгә документлар һәм ОСАГО полисы булмау да бар иде. Ике машина йөртүченең дәүләт теркәве билгеләре укымаслык хәлдә иде.
Элегрәк газетада Бөгелмәдә юл-патруль хезмәте нарядларының машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очракларын ачыклау өчен тикшерү үткәрәчәген хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса