Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (2–8 НОЯБРЬ)

2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Ай кими.

Бу вакытта бер яңа эш  башларга да киңәш ителми. Һөнәри белем үзләштерү начар барачак, ә алган белемнәрнең кирәк булмавы да мөмкин. Документлар белән буталыш, хаталар ясау күзәтелү ихтимал. Атна дәвамында зур әйберләр сатып алырга ярамый, бигрәк тә компьютерлар, офис техникасы, телефоннар, телевизорлар, хәрәкәт чараларын. Техника тиз арада сафтан чыгарга яки вакытында күреп булмый торган дефектлы булырга мөмкин. Бу чорда кешеләр артык таркау һәм мөһим детальләрне күз уңыннан ычкындырырга сәләтле.

Кучкар. Мәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен сезгә вакыт та, көч тә җитми. Нәтиҗәдә, икенче яртыгыз канәгатьсезлек белдерер. Ялгызлар язмышны үзгәртерлек очрашуларга өметләнмәсен, шулай да әйләнә-тирәдәгеләргә игътибар белән карагыз. Бу чорда никахлашу киңәш ителми.

Үгезбозау. Әгәр булган мөнәсәбәтләрне саклап калырга телисез икән, сөеклегезнең җитешсезлекләренә сабырлык күрсәтергә кирәк. Яңа роман башлау өчен кешеләрне үз дөньягызга керерегә өйрәтегез. Сезне күрсеннәр өчен ихлас ачык булыгыз, ярсулы хисләрдән куркып калмагыз. 

Игезәкләр. Беренче караштан ук мәхәббәткә ышанмадыгызмы? Әмма нәкъ менә ул хәзер булырга мөмкин. Якты хисләр һәм зур дәрт уяначак! Никахлыларга ничек тә күбрәк вакытны гаилә белән үткәрергә тырышырга кирәк. Бу мөнәсәбәтләрне ныгытачак.

Кысла. Ни өчен сезгә икенче яртыгыз белән романтик сәяхәткә чыкмаска? Планнар корыгыз! Бу чорда идарә дилбегәсен ир-атлар кулына тапшырырга тырышыгыз. Рольләрнең яңа бүленешеннән бонус сыйфатында ханымнарга чәчәкләр, бүләкләр һәм соклану тәэмин ителер.

Арыслан. Насыйп ярыгызны табу өчен, сезгә үз карашларыгызны яңадан карарга туры киләчәк. Партнер сайлаганда сак булыгыз, беренче очраган кешегә ризалык бирмәгез: ялгышу ихтималы зур. Атнаның икенче яртысында сезне язмышны үзгәртерлек очрашу көтә, әзер булыгыз!

Кыз. Үзегезнең иске танышларыгызга игүтибар белән карагыз. Бәлки, алар арасында сезнең киләчәк язмышыгыз бардыр? Ялгыз кызларга ешрак компанияләрдә һәм җәмәгать урыннарында булырга тәкъдим ителә. Ә кияүгә чыкканнарга никахта сабыр булырга кирәк. Исегездә тотыгыз: күп нәрсә сезнең зирәклегегездән тора.

Үлчәү. Сезнең өчен хәзер төп кагыйдә: ни эшләсәгез дә, шикләнмәгез! Партнерыгызга ышаныгыз, ә анда җитешсезлекләр эзләмәгез. Шулай да атнаның икенче яртысында сезнең аннан күңел кайту ихтимал. Аларга артык өмет багламагыз. Бәлки, язмышыгыз сезне башка урында көтәдер?

Чаян. Әлеге чорда мөнәсәбәт ачыклаулардан кача алмассыз. Моның аша минималь югалтулар белән узарга тырышыгыз. Кайберәүләргә хәзер партнерыннан ял итеп алу яхшырак: бу вариантны тәкъдим итегез. Ял көннәрегезне исә яратканнарыгыз белән бергә үткәрегез!

Укчы. Читтәге роман турында хәтта уйламагыз да. Бөтен яшерен серләр һичшиксез ачылачак! Булган мөнәсәбәтләрне коткарып калырга тырышыгыз: бу мөмкин хәл. Әгәр дә нәрсәдәндер канәгать түгел икән, партнерга бу турыда турыдан-туры әйтегез. Сезнең уйларны, үзегез әйтмәсәгез, укып чыга алмас ул.

Кәҗәмөгез.  Иске мөнәсәбәтләрне бетсә, яңаларын башларга ашыкмагыз. Сезгә ял кирәк. Мәхәббәттә күптән бәхетле булганнарга исә мөмкин кадәр күбрәк вакытны икенче яртысына багышларга киңәш ителә. Шунда гына сез яраткан кешегездәге үзгәрешләрне сизәчәксез.

Сукояр. Нәрсә-нәрсә, әмма хәзергә ЗАГСка ашыгырга ярамый. Сезгә мөнәсәбәтләрне тикшерү өчен вакыт кирәк. Кайберәүләр бу чорда мәхәббәт өчпочмагында интегәчәк. Никадәр иртәрәк ачыклык керсә, шулкадәр яхшырак! Теләсә нинди ызгыштан хәзер тыелырга тырышыгыз.

Балык. Элеккеге дәртне уятыр өчен мөмкин булганның барысын да эшләгез. Бу булган мөнәсәбәтләрне җанландырачак. Хәзер зирәклек һәм сабырлык күрсәтү вакыты. Әгәр сез күптән мәхәббәт эзләп йөрисез икән, туктап торыгыз. Язмыш сезне тиздән үзе табачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса