Бөгелмә педагогы рухи кыйммәтләрне саклаган өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Яңалыклар

Бөгелмә педагогы рухи кыйммәтләрне саклаган өчен күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Мәктәп коллективы үзенең укытучысы белән горурлана.

3нче мәктәп педагогы Флера Рәхимҗан кызы Ибраева югары бүләккә — «Телләрне, мәдәниятләрне, гореф-гадәтләрне саклаган һәм үстергән өчен» күкрәк билгесенә лаек булды.

Бүләк рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, милли гореф-гадәтләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасын саклауны дәвам итү буенча казанышлар өчен тапшырылды.

Мәктәп коллективы һәм Бөгелмә районы педагогик бергәлеге Флера Рәхимҗан кызын лаеклы бүләге белән котлыйлар һәм киләчәктә дә уңышлар телиләр.