Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызнамә

Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (10–16 АВГУСТ)

10 августтан 16 августка кадәр ай кими. Бу атнада төрле ыгы-зыгылар көтәргә мөмкин, әмма сезнең бурыч – ничек кенә булса да яхшы кәефне саклап калу. Сезнең киләчәк нинди юнәлеш алачак - нәкъ менә аңа бәйле булачак.

Кучкар. Барлык катлаулы эшләрне шушы вакытка планлаштырыгыз. Нәтиҗә сез көткәннән күпкә яхшырак булыр дигән өмет зур. Хәзер булачак теләсә кайсы танышу ялкынлы хискә әверелергә мөмкин. Як-ягыгызга караныгыз! Диетада утыручы Кучкарлар ымсындыргыч күп нәрсәләр белән сыналыр.

 

Үгезбозау. Сезне эш һәм мәшәкатьләр көтә, һәм ул гына да түгел. Хәер, сез аларга шат кына булачаксыз. Иҗади һөнәрле Үгезбозаулар җитәкчелеккә кызыклы идеяләр тәкъдим итә алачак. Алар өчен яхшы түләү сорарга курыкмагыз. Әгәр сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, бигрәк тә матди яктан булмаса, килешегез!

 

Игезәкләр. Бу атна күңелсез вак-төяк белән тулы булачак. Артык борчылырлык та түгел кебек, ләкин кәефне бозачак. Күп кенә планнар җимерелергә, ә сез ышанган кешеләр кыен хәлдә калдырырга мөмкин. Ял көннәрен булса да яхшы үткәрергә тырышыгыз - мәсәлән, дуслар арасында.

 

Кысла. Йолдызлар сезгә бернинди дә кәгазьләргә кул куймаска киңәш итә. Сезне алдаулары бар! Ялгыз Кыслаларны роман көтәргә мөмкин. Дөрес, дәвамлы җитди мөнәсәбәтләргә исәп тотарга кирәкми. Көндәлек тормышка бераз үзгәрешләр кертү дә комачауламас. Мәсәлән, берничә көнгә башка шәһәргә барып кайтырга була.

 

Арыслан. Акчага кагылган һәрнәрсәдә сак булыгыз. Беркемгә дә бурычка бирмәү һәм зур әйберләр сатып алмау яхшырак булыр. Гыйшык мөнәсәбәтләрендә тынычлык хөкем сөрәчәк. Хәтта озак вакыт ачуланышып йөргән кешеләр дә килешер. Теләсә нинди мәсьәлә буенча фикерегезне әйткәнче, башта күп тапкырлар уйлагыз!

 

Кыз. Атна уртасында Кызлар үзләрен ватылган һәм хәлсезләнгән итеп хис итәргә мөмкин. Бу җиңел дәвалана - сезгә кыска отпуск рәвешендә ял кирәк. Эшегездә хезмәттәшләрегез белән бик ачылып китмәгез. Аларның сезгә хәйләләр корулары ихтимал. Сак булыгыз һәм үзегезне кыерсытырга ирек бирмәгез.

 

Үлчәү. Агым уңаена йөзегез һәм глобаль карарлар кабул итмәгез - бу сез хәзер эшли ала торган иң яхшы нәрсә. Барлык башлангычларда да якын кешеләрегез булышлык күрсәтер. Атна уртасына шопингка барыгыз! Күп акча сарыф итмичә генә, бик күп файдалы әйберләр, бүләкләр сатып алу мөмкинлеге бар.

 

Чаян. Уйларыгызны беркем белән дә бүлешмәгез, югыйсә, зарар китерүләре мөмкин. Бу атнада сөйгән ярыгыз белән еш ачуланышу ихтималы зур. Иң мөһиме, татулашу вакытын озакка сузмагыз, мөнәсәбәтләрегезне югалту куркынычы бар. Финанс мәсьәләләрендә барысы да бик шома булмаячак. Бу чорны бары тик уздырып җибәрегез.

 

Укчы. Хәзер теләкләрегез йогынтысына бирелергә кирәкми - алар ялган булып чыгарга мөмкин. Ихтимал, сезгә ошамаган эшләрне башкарырга туры килер. Якын кешеләрегез сөендерер, шуңа күрә күңелегез дә күтәрелер. Хәтта эштәге аврал да аны боза алмас.

 

Кәҗәмөгез. Сезнең тормышыгызда әлегә бернинди яңалык та булмаячак. Ләкин бу яхшыга да. Хәзер элеккеге эшләр һәм сорауларны хәл итәргә кирәк. Үз вазифаларыгызны башка кешегә йөкләү мөмкинлеге булса, моны эшләгез. Иң мөһиме, кайгырмагыз һәм юк-бар өчен борчылмагыз.

 

Сукояр. Сезне конфликтсыз чор көтә. Үзегезне шулкадәр иркен хис итәрсез ки, озак вакыт эчендә беренче тапкыр тынычлану тоярсыз. Хыялларны тормышка ашыру өчен иң кулай вакыт! Шуның белән шөгыльләнегез. Эштә үзгәрешләр булырга мөмкин. Өстәвенә, кемгәдер бәхет елмаер, ә кемгәдер эштән китәргә туры килер.

 

Балык. Балыклар җиңелчә генә үз-үзләренә йомылдылар, бу, бер яктан, аларның мөстәкыйльлеге, башкалара белән аралшуга мохтаҗ булмаулары турында сөйли, ләкин, икенче яктан, зыян да китерергә мөмкин. Дуслар белән аралашу, шәхси һәм эшлекле мәсьәләләр буенча фикер алышу һәм тәҗрибә алмашу - тормышның мөһим бер өлеше. Югыйсә, бер урында тоткарланып калу куркынычы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса