Бөгелмәлеләр, үз мәхәббәтегезне таптыгызмы?
Бер егет өйләнергә булган һәм әтисе янына киңәш сорап килгән. Бу вакытта әтисе агач күләгәсе астында уйланып утырган була. - Әти, мин бик чибәр кызны очраттым һәм аңарга өйләнергә булдым, - дигән ул әтисенә мөрәҗәгать итеп. Уйланып утырган әтисе бер сүз дә әйтмичә, кулындагы таягы белән җирдә нуль ясап куйган....
Бер егет өйләнергә булган һәм әтисе янына киңәш сорап килгән. Бу вакытта әтисе агач күләгәсе астында уйланып утырган була.
- Әти, мин бик чибәр кызны очраттым һәм аңарга өйләнергә булдым, - дигән ул әтисенә мөрәҗәгать итеп.
Уйланып утырган әтисе бер сүз дә әйтмичә, кулындагы таягы белән җирдә нуль ясап куйган.
- Әти, ул менә дигән хуҗабикә булачак, - дип дәвам иткән егет.
Әтисе тагын бер нуль өстәгән. Егет кызның иң матур сыйфатларын шулай санап барган, ә әтисе бер дә җавап бирмәгән, үз эшен дәвам иткән.
Егет ачынып:
- Әти, без бит бер-беребезне яратабыз! - дигән.
Әти кеше егетнең күзләренә күтәрелеп караган да ясаган нульләре алдына бер таяк та сызган.
Сезнең йөрәктә кешенең бар сыйфатларын мең тапкыр арттыра торган мәхәббәт яши икән, димәк, сез бу дөньяда - иң бәхетле кеше.
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа