Ризыкны исраф итүгә юл куймыйк
Өч яшеннән якты дөньяны күрүдән мәхрүм калган, җитештерү өлкәсендә эшләп, 50 еллык стажы булган хезмәт ветераны булам мин. Хөрмәтле газета укучылар, менә сезнең алда бер үтә мөһим проблеманы күтәрергә булдым әле.
Габдулла БАТЫРШИН.
Бөгелмә шәһәре.
Беркөнне чүп әрҗәләре яныннан үткәндә нәрсәгәдер абындым. Күтәреп карасам, бер башын гына кискән бербөтен диярлек ипекәй икән бит. Миңа - яше 80нән узган, заманында алабутага имән чикләвеге кушып пешерелгән ипи, кышын җирдә калып, таркала башлаган бәрәңгедән әзерләнгән кәлҗемә ашап, сугыштан соңгы елларның барлык авырлыкларын күреп үскән, 90 нчы елларны үз җилкәсендә татыган кешегә моның ничек тәэсир иткәнен күз алдыгызга китерә алырсызмы икән, җәмәгать?
Шәһәр җитәкчелегенең исенә төшерик, аксакаллар. Нигә сүз кузгатырдай урыннарда авыз йомып калабыз? Минем, мәсәлән, икмәкне кискәч, валчыкларын учларына җыеп, авызына капкан христиан кешесе белән бер табында утырып ашаганым бар. Икмәктән беркем дә зур була алмый. Хезмәт урыннарында, уку йортларында, мәчет һәм чиркәүләрдә ризыкка сакчыл караш турында системалы рәвештә үтемле кыска-кыска вәгазьләр сөйләнсә, моның нәтиҗәсе дә уңай булыр иде, минемчә. Чөнки узганыбызны болай тиз оныту безнең халыкка хас гамәл түгел.
Тагын бер нәрсә. Ашамлык калдыкларын аерым җыяр өчен контейнерлар янында чиста әрҗәләр куелса һәм аңлатып, янына плакат та эленсә, бу игелекле гамәлне кылган кешегә зур савап булыр иде. Моның өчен югарыдан бернинди указ-фәлән кирәкми, ләбаса. Бәс шулай булгач, гафил булып ятмыйк, җәмәгать. Иң башлап, ризыкны исраф итмәү максатында, аны җитәрлек итеп кенә алырга өйрәник.
Бу уңайдан газета укучыларның башка тәкъдимнәре дә булыр, бәлки. Фикерләрегезне "Бөгелмә авазы" редакциясенә юллый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа