Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Юлларда һаман куркыныч

9 июль көнне Яңа Чишмә районында төбәк һәм федераль юллар чатында машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә, 4 кешенең гомере өзелә, тагын 3 кеше җәрәхәтләнә, имгәнә. Юкса, һәлакәткә кадәр әлеге чат ясалма күтәртмәләр белән җиһазландырылган булган. Төзекләндерү эшләре белән бәйле рәвештә, аларны алып атканнар. 9 июль көнне, һәлакәттән соң, ясалма күтәртмәләр бу урында...

13 июльдә узган Татарстан Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышын ачып, Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров менә шушы сүзләр белән башлап җибәрде. Утырышта, гомумән, республикада агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча транспорт һәлакәтләре торышы, аларны киметү буенча чаралар күрү, Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты вакытында спортчыларны һәм клиентлар төркемнәрен йөртү өчен урам-юл челтәре әзерлеге каралды.

Беренче сорау буенча ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Докладтан күренгәнчә, соңгы ярты елда Татарстанда юлларда һәлакәткә очрап, 215 кеше, шул исәптән 9 бала, үлгән. Торак пунктлардагы юлларда 72, торак пунктлардан читтә урнашкан юлларда 141 кешенең гомере өзелгән. "Соңгы ярты елда юл һәлакәтләренең 13 проценты җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан", - дип искәртте ЮХИДИ идарәсе башлыгы. Бу уңайдан ул республика юлларында җәяүлеләр өчен юлны аркылы чыгу урыннарының куркынычсызлык таләпләренә туры килмәвен дә билгеләп узды. Мәсәлән, 11 июльдә Түбән Кама шәһәренең Тынычлык проспектында "зебра"дан 100 метр ераклыкта 1993 елгы кыз машина астына эләгеп һәлак була. "2013 елда Түбән Кама шәһәре хакимияте карары белән бу урындагы җәяүлеләр һәм транспорт агымын аера торган киртә-койма сүтелмәгән булса, әлеге фаҗигагә юл куелмас иде", - диде республиканың баш автоинспекторы.

ЮХИДИ идарәсе башлыгы әйтүенчә, һәлакәтләрнең санын минималь чыгымнар таләп иткән, әмма шактый нәтиҗәле булган чаралар файдаланып, аерым алганда, юлларга ясалма күтәртмәләр урнаштыру юлы белән дә киметергә була. Республикада аларның саны, ким дигәндә, 4 мең булырга тиеш булса да, бүген юлларга тизлекне мәҗбүри рәвештә киметүгә юнәлтелгән мондый 782 чара гына куелган.

Утырышта шулай ук Идел-Нократ төбәге автомобиль юллары федераль идарәсе башлыгы Илдар Минһаҗев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Азат Галиәхмәтов чыгыш ясады.

Шамил Гафаров июль һәм август айларында күп чараларның һәм көчләрнең Казанда уздырылачак спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатына җәлеп ителәчәген исәпкә алып, муниципаль берәмлекләрдә юл һәлакәтләре санының артуына юл куймауга юнәлтелгән тиешле чараларны вакытында күрергә кирәклеген ассызыклады. Ул куркыныч борылышларны, торак пунктлардагы җәяүлеләргә юлны аркылы чыгу урыннарын тиешле чаралар белән җиһазландыру кирәклегенә игътибарны юнәлтеп: "Республика яки федерация әһәмиятендәге 1 чакрым яңа юл саласы акчалар ничәмә-ничә җәяүле кичүен һәм куркыныч борылышны җиһазландыру мөмкинлеген тудырачак", - дип, фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты.ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе билгеләп узганча, күп кенә мәсьәләләрне акча ярдәмендә генә түгел, ә оештыру эшләре хисабына да хәл итәргә мөмкин.

Әлфия МОСТАФИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса