Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Тема дня

Урамнарда буран

Урамнарда - буран… Җаннарымда - буран… Бураннарга дөньям уралган. Җаннарыма сыймый, Урамнарда уйный Син кузгатып киткән бураннар. Урамнарда - буран, Җаннарымда - буран.. Бураннарда йөрим адашып… Ялгызлыктан тагын, өзгәләнә җаным, Адашасы иде парлашып. Куеныма таңда Ала алмасам да Моңнарыма сине урадым. Җаным сулкылдавын Бураннарым тагын Сагыш җыры итеп җырлады. Синсез...

Урамнарда - буран…
Җаннарымда - буран…
Бураннарга дөньям уралган.
Җаннарыма сыймый,
Урамнарда уйный
Син кузгатып киткән бураннар.

Урамнарда - буран,
Җаннарымда - буран..
Бураннарда йөрим адашып…
Ялгызлыктан тагын,
өзгәләнә җаным,
Адашасы иде парлашып.

Куеныма таңда
Ала алмасам да
Моңнарыма сине урадым.
Җаным сулкылдавын
Бураннарым тагын
Сагыш җыры итеп җырлады.

Синсез мизгелдә мин
Тынгылык эзләмим -
Тынлыкларда әрни яралар.
Үз теләгем белән
Бураннарга керәм -
Бураннарда җанга дәва бар.

Ризван Хәкимов көе,

Марат Кәбиров сүзләре.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса